Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
9 август 2019, 02:00

“Канатлы десант”чылар көнендә

Район үзәгендәге паркта яугир-десантчыларга истәлекле тактаташ ачу тантанасы узды

Район үзәгендәге паркта яугир-десантчыларга истәлекле тактаташ ачу тантанасы узды
Десантчылар дуслыгы беркайчан да какшамас. Бу көнне дә гомерләре Һава-десант гаскәрләре белән бәйле дистәләрчә әлшәйлеләр, шулай ук мәктәп укучылары, яшь армеецлар, район халкы һәм кунаклар бәйрәмгә җыелды.
Район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин, митингны ачып, бу истәлекле вакыйгага кагылышы булган, хәрби традицияләрне хөрмәт иткән һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә лаеклы өлеш керткән барлык кешеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерде.
“Десант гаскәрләренә эләгү - һәр малайның хыялы, ә хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен ул - горурлык”. Халыкта “канатлы пехота” зур ихтирам белән файдалана. Десантчы образы әкият батырына – дошманнарын куркуга салган Русь сакчысына охшаган. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки “зәңгәр беретлар” даны илебездән читтә дә таралды...” дип җыелучыларны Һава-десант гаскәрләре оештырылуның 89 еллыгы белән котлады Әлшәй һәм Дәүләкән районнары, Дәүләкән шәһәре хәрби комиссары В. П. Яблонский.
Русия ДОСААФ оешмасының урындагы бүлекчәсе рәисе Шамил Йосыпов, ветеран-десантчы Василий Репш, хәрби туганлыкның урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Булат Төхвәтуллин, районның чик буйы гаскәрләре ветераннары оешмасы рәисе Юрий Марюшко, спецназ һәм десант гаскәрләре ветераннары төбәк җәмәгать оешмасының район бүлекчәсе рәисе Андрей Дитрих һәм Әлшәй районы буенча Һава-десант гаскәрләре ветераннары оешмасы рәисе Сергей Аракчеевның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.
Арытабан хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны бер минут тын торып искә алдылар. Алар арасында хәрби алышларда геройларча һәлак булган, батырлык һәм кыюлык күрсәткәннәре өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән якташларыбыз Айдар Идиятуллин, Кәнзәфәр Вәлиәхмәтов та бар. Туган ил мәнфәгатьләре хакына гомерләрен биргән меңнәрчә солдатлар һәм офицерлар кебек, алар да Һава-десант гаскәрләренең “Бездән башка беркем дә” дигән девизына соңгы сулышларына кадәр тугры ҡалды. Әлшәй десантчыларының инициатива төркеме тәкъдиме буенча иганәчеләр средстволарына һәм запастагы яугирләрнең ирекле взносларына төзелгән мемориал тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән “зәңгәр беретлар”ның барлык буыннары батырлыгын мәңгеләштерде.
Свято-Никольск гыйбадәтханәсе руханилары догалар укып һәйкәлне изгеләндерде. Раевка мәчете имам-хатибы Коръәннән аятьләр укыды.
Яшь кадетлар почетлы каравылда торды. Залп тавышлары яңгырый. Тактаташка ал канәферләр салына. “Туган ил-ана” монументына да чәчкә бәйләмнәре һәм веноклар куелды. Тантаналы өлеш тәмамланды. Халык Совет мәйданына агылды. Анда ялан кухнясы эшләде, район мәдәният сарае артистлары тарафыннан оештырылган концерт номерлары күрсәтелде. Монда шулай ук балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре үз осталыгын күрсәтте.Шуның белән Һава-десант гаскәрләре данлыклы тарихының тагын да бер бите ябылды.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: