Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
18 октябрь 2019, 02:00

Халык исәбен алуга әзерләнәбез

2020 елда Бөтенрусия халык исәбен алу илебездәмөһим вакыйгаларның берсе булачак.

2020 елда Бөтенрусия халык исәбен алу илебездә мөһим вакыйгаларның берсе булачак. Соңгы тапкыр ул 2010 елда узган иде.
Бу еллар эчендә илебездә 40 миллионга якын демографик вакыйга (туым, үлем, никахка керү һәм аерылышулар, яңа яшәү урынына күчүләр) булды, киләсе елда халык исәбен алу үзгәрешләрнең масштабын бәяләү мөмкинлеге бирәчәк һәм Русия җәмгыяте структурасы турында белемнең кыйммәтле чыганагына әйләнәчәк.
Районда статистика бүлеге белән берлектә халык исәбен алуга әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссия төзелде. Участокларга йөргәндә регистраторлар маршрут битенә кертелгән һәм картографик материалда күрсәтелгән йортлар, корылмалар, торак һәм торак булмаган биналарны гамәлдә туры килүен тикшерде. Документларда йортның саны һәм урам исемнәре язылган аншлагларның булмавын билгеләде. Адресларны тәртипкә китерү – исәп алуга әзерлек этабындагы мөһим бурычларның берсе, исәп алучылар эшен төгәл оештыруга күп җәһәттән аның үтәлеше һәм ахырда мөһим дәүләт чарасының нәтиҗәсе бәйле.
Бу эшкә 23 регистратор җәлеп ителде, алар 51 авылда булды. Әлеге вакытта Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру планын төзүгә мәгълүматлар эшкәртелә.
Русия тарихында уникенче тапкыр үткәрелгән халык исәбен алу 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр бөтен ил буенча яңа форматта узачак. Кеше, кайда теркәлүенә карамастан, даими яшәгән урыны буенча исәпкә алыначак. Исәпкә алуның төп яңалыгы –теләге булган русиялеләр үзләре интернетта исәпкә алу кәгазен тутыра ала. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында махсус бит булдырылачак. Шулай ук йортларда һәм фатирларда йөргәндә һәм анда яшәүчеләрдән сорау алганда исәпкә алучыларга электрон планшетлар бирелә. Кәгазь бланклар хәзер булмаячак.
Бөтенрусия халык исәбен алу хезмәт базарын өйрәнү һәм яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Унъеллыкның төп статистик вакыйгасына җитди карарга тиешбез.
Фәһимә ШӘҢГӘРӘЕВА,
Әлшәй районы буенча халыкны исәпкә алу уполномоченные.
Фото: Яндекс
Читайте нас: