Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
5 ноябрь 2019, 02:00

Илшат Фазрахманов югары вазыйфага тәгаенләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең яңа составын игълан итте.




Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең яңа составын игълан итте.


БР Премьер-министры урынбасары, Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры итеп Илшат Фазрахманов тәгаенләнде.


Ул республика Авыл хуҗалыгы министрлыгына җитәкчелек итәчәк, шулай ук Урман хуҗалыгы министрлыгы, Ветеринария идарәлеге, Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү буенча дәүләт инспекциясе эшен контрольдә тотачак.

Хәтерегезгә төшерәбез, Илшат Фазрахманов Әлшәй районында туып-үскән, 2016 елның декабреннән аграр тармакка җитәкчелек итә. 2017 елның ноябрендә БР Премьер-министры урынбасары, Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры итеп тәгаенләнде. 2018 елның октябреннән шушы вазыйфаны башкаручы булды.
Читайте нас: