Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
3 декабрь 2019, 21:30

Заманча һәм күркәм ихаталар

Әлшәй районында “Башкортстан ихаталары” республика программасы кысаларында күпфатирлы йорт ихаталарын төзекләндерү буенча бу елга планлаштырылган эшләр тәмамланды.

Әлшәй районында “Башкортстан ихаталары” республика программасы кысаларында күпфатирлы йорт ихаталарын төзекләндерү буенча бу елга планлаштырылган эшләр тәмамланды.
Бүген Раевка авылында Вокзал урамы, 47 һәм 49, Коммунистик урамы, 33, Переезд урамы, 1, 2 һәм Переезд урамы, 3 һәм Шафран авылында Шифаханә урамы, 5а һәм 5б адреслары буенча йорт ихаталары төзекләндерелде.
Йортларга керү юлы, тротуарлар һәм парковкалар киңәйтелде, бордюрлар алмаштырылды, эскәмияләр, чүп савытлары, өстәмә яктырткычлар куелды, йорт территориясенә асфальт җәелде, уратып алынган һәм резина япмалы балалар мәйданчыклары, тренажерлар, контейнер мәйданчыклары урнаштырылды. Йорт ихаталары сизелерлек үзгәрде, алар заманча төс алып, уңайлы һәм матур булып калды.
2024 елга кадәр исәпләнгән “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк. Район үзәгендә Дуслык урамы һәм Чкалов тыкрыгындагы күпфатирлы биш йортны төзекләндерү күзаллана. Йортта яшәүчеләр белән тиешле эшләр исемлеге билгеләнде һәм булачак йорт ихатасының дизайн-проекты расланды, ул әле экспертиза үтә.
Альбина САЛИХОВА,
район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы белгече.
Фото: Яндекс
Читайте нас: