Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
27 декабрь 2019, 17:05

Биш инициатива төркеме булдырылды

Аксен, Никифар һәм Шафран авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре кооперативларга берләшергә ниятли.

Аксен, Никифар һәм Шафран авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре кооперативларга берләшергә ниятли.
2020 елда югары керем китерүче проектларны тормышка ашыру кысаларында, районда инициатива төркемнәрен булдыру буенча күчмә консультацияләр узды. Шушы көннәрдә алар Аксен, Никифар һәм Шафран авыл биләмәләрендә дә үтте. Халыкка республика авыл хуҗалыгы консультацияләре үзәгенең авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү бүлеге җитәкчесе Әлфия Гәрәйшина һәм районыбызның аграр тармагы белгечләре консультация бирде.
Күчмә консультацияләр нәтиҗәсендә биш инициатива төркеме төзелде. Авыл кешеләре ит, сөт эшкәртү, каз үрчетү буенча кооперативларга берләшергә һәм югары керем китерүче проектларны хуплау конкурсларында катнашырга ниятли. Хәтерегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын төзүгә беренче адым булып инициатива төркемен булдыру тора.
Фото: Яндекс
Читайте нас: