Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
10 гыйнвар 2020, 11:45

Эре сәнәгать проектлары тикшерелде

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестчас” форматында чираттагы утырыш үткәрде.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестчас” форматында чираттагы утырыш үткәрде.
«Боос Лайтинг Групп» ут-техника компаниясенең башкаручы директоры Павел Бесшапов Уфаны тышкы яктырту системасын озайлы вакытка модернизацияләү һәм нәтиҗәлелеген күтәрү концепциясен тәкъдим итте. Инвестор концессия шартларында комплекслы хезмәтләндерү буенча проектны тормышка ашырырга исәпли. Якынча бәясе – 3,8 миллиард сумга якын, яртысы – бюджет акчасы.
Компания белгечләре Уфа хакимияте белән берлектә шәһәрнең яктыртылуын өйрәнеп, тәкъдимнәр әзерләгән. Проект электроэнергия чыгымнарын киметергә тиеш.
Төбәк җитәкчесе сүзләре буенча, концепцияне республика бюджетыннан чыгымнар буенча өстәмә тикшерергә кирәк. Ул хезмәттәшлек шартларын билгеләргә кирәклеген ассызыклады.
Электр транспорты җитештерүне җәелдерү буенча проектны Уфа трамвай-троллейбус заводы директоры Денис Рассадников тәкъдим итте. Ул экологик транспортка күчүне күзаллый. Модернизациядән соң завод елына автономияле йөрешле 100 троллейбус җитештерә алачак. Инвестиция күләме 1,4 миллиард сумга бәяләнә, 20 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.
Радий Хәбиров республикага мондый транспорт кирәклеген билгеләде, быел Уфа һәм Стәрлетамак өчен 20шәр автобус алу планлаштырылганын, киләчәктә яңа машиналар җитештерүгә контракт төзеләчәген әйтте һәм предприятиегә проектта катнашыр өчен әзерлек эше үткәрергә кушты.Автор: Ләйсән Якупова.
Читайте нас: