Әлшәй хәбәрләре
+20 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
16 гыйнвар 2020, 12:30

Русиядә башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итәләр

Владимир Путин 1-4нче сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итәргә дигән тәкъдим кертте.

Владимир Путин 1-4нче сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итәргә дигән тәкъдим кертте. Дәүләт башлыгы билгеләвенчә, бала мәктәпкә йөри башласа, ата-аналарның, аеруча әниләрнең эшкә чыгу, өстәмә керем алу мөмкинлекләре күбәя, әмма гаиләнең баланы мәктәпкә әзерләү өчен чыгымы да арта. Илдә тиешле инфраструктура булдырырга, ашханәләрне җиһазландырырга, сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк, диде Владимир Путин. Мөмкинлек булган мәктәпләрдә 2020 елның 1 сентябреннән үк бушлай кайнар аш бирелергә тиеш.
«Башка коллегалардан бу эшне тизләтүләрен сорыйм. 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмый Федерациянең барлык субъектларында башлангыч сыйныф укучылары бушлай сыйфатлы кайнар аш белән тәэмин ителергә тиеш», — дип өстәде Русияй Президенты.http://www.bashinform.ru/news/1401626-v-rossii-uchenikov-nachalnykh-klassov-obespechat-besplatnym-goryachim-pitaniem/ .Фото: Олег Яровиков.
Читайте нас в