Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
7 декабрь 2020, 12:08

Җиз самавыр җырлый табында

Борын-борыннан һәрбер йортның өстәл түрен җиз самавыр биләгән.

Борын-борыннан һәрбер йортның өстәл түрен җиз самавыр биләгән.
Бүген дә самавыр чәен яратучылар бергә җыелган чакта аның кайдан килеп чыгуы турында сүз кузгаталар. Берәүләр, аның туган иле Кытай, ди. Икенчеләр исә cамавырның Русиядә 16нчы гасыр ахырында барлыкка килүе хакында белдерә. Ничек кенә булмасын, шунысы бәхәссез: һәрбер крестьян гаиләсендә диярлек булган самавырлар мирас итеп буыннан-буынга тапшырылып килгән.
-Мин еш кына апаларым белән картәнием һәм картәтиемнәрдә, бер генә урамнан торган Чулпан авылында яшәүче Мәстүрә Фәзлыйәхмәт кызы һәм Нәгыймулла Төхвәтулла улы Хисмәтовларда кунакта була торган идем. Авыл яныннан гына челтерәп чишмә агып ята, без аннан су ала торган идек. Картәтием миңа бәләкәй генә чиләкләр сатып алып көянтә ясап бирде. Мин, ул вакытта биш яшьлек кенә кыз, шәп-шәп атлап, бидрәләремдәге суның яртысын чайпалтып түгә-түгә чишмәдән су ташыганымны бик яхшы хәтерлим. Ә картәнием горурлык белән ун литрлы бидрәләрне тутырып су салып куя иде. Шуннан соң җиз самавырга чишмә суын сала да капкачын яба. Торбасына коры чырагач, күмер сала. Озакламый самавыр кайнап чыга. Ялтырап торган җиз самавыр җырлый, тәмле төтен исе тарала. Картәнием торбасын алып, конфоркасын яба һәм самавырны өстәлдәге җиз подноска утырта. Мәтрүшкә, карлыган яфрагы, бөтнек кушылган һинд яки грузин чәен пешереп, томалап куя.
Мәстүрә нәнәем үзенең йомшак куллары белән ягымлы гына башымнан сыйпап, миңа сөтле чәй ясый. Өстәлдә каймак, бал, йөзем, киптерелгән җимешләр, бәрәңге пәрәмәче... Картәнием күрше ахирәте белән сөйләшә-сөйләшә тәмләп чәй эчә.
1970 ел. Мин Әбдрәшит авылында әтием ягыннан картәнием Вәспикамал Минеҗан кызы һәм картәтием Шәкүр Закир улы Сафиннарның өендә. Зур агач өстәлдә самавыр чыжлап утыра, әрем төнәтмәсе белән чәй, кисәкле шикәр салынган пыяла савыт, картәнием ясаган кызыл эремчек һәм тагын бик күп тәмлекәчләр. Бу самавыр, картәнием сөйләвенчә, Гражданнар сугышыннан соң урындагы кибеттән сатып алынган. Аңа Артель “Медник”. Суксун. дигән тамга сугылган. Мондый артель 1920 елда Суксун шәһәрендә булдырылган. Арытабан бу самавыр картәниемнең, балаларының гаиләләрендә дә өй түрендә төп бизәк булып торган. Ул, тере җан иясе кебек: моңлы җыры белән шатландыра, хуш исле чәе белән дә сыйлый...,- дип самавырлы балачагын искә ала район үзәгендә яшәүче Пионерлар йорты педагогы Зилә Җәлилова.
Картәнисенең 100 яшьлек Суксун самавырын ул әтисенең өй башында тапкан. Былтыр Зилә Зәкәрия кызы аның белән район күргәзмәсендә катнашып, “Иң борынгы” номинациясендә җиңүче була. Хәзер бу самавыр, кадерле ядкарь буларак, Пионерлар йорты музеенда саклана.
Шулай ук каенанасы Гөлсимә Зәйнулла кызы бүләк иткән 50 яшьлек җиз самавыры да бар аның. Ата-бабаларына хөрмәт йөзеннән, картәни-картәниләренең изге гореф-гадәтләренә тугры калып, Җәлиловлар гаиләсе дусларын һәм кунакларын тәмле самавыр чәе белән ихлас сыйлый.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Зилә Җәлилова картәнисенең җиз самавыры белән.
Читайте нас: