Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
23 декабрь 2020, 14:11

Һәр ядкарьнең үз тарихы

Яңы Сәпәш күпфункцияле авыл клубы хезмәткәрләре йорттагы музей турында интернет челтәренә салган видеоны район гәзите редакциясендә эшләүче хезмәттәшләрем белән кинәнеп карадык.

Яңы Сәпәш күпфункцияле авыл клубы хезмәткәрләре йорттагы музей турында интернет челтәренә салган видеоны район гәзите редакциясендә эшләүче хезмәттәшләрем белән кинәнеп карадык.
Бу гадәти булмаган мини-музейны Чишмә авылында яшәүче Тимеръяр Морза улы Сафин үз ихатасында булдырган. Мондагы һәр экспонатның үз тарихы бар.
-Барысы да шушы сабаннан башланды. – дип елмая музей хуҗасы. – Авыл хуҗалыгында җир сөрү өчен тәгаенләнгән бу эш коралын миңа дусым бирде, ул минем иске комарткылар җыюым турында ишетеп белә иде. Зур сабан музейда лаеклы урын алды. Әти-әниемнән калган көнкүреш әйберләрен дә шунда урнаштырдым. Әниемнең җәй көне ашарга пешергән кәрәсиндә эшләүче керогаз да, йон эрләгеч тә, кер юу тактасы да күргәзмәгә куела.
Аның коллекциясендә балчык савыт-саба да бар Бәләкәй генә көршәкне Ташлы авылыннан китергәндәр. Аны бәрәңге чыгарган чакта очраклы гына табып алганнар. Зур савыт та бар анда.
Комарткылар арасында “Зингер” тегү машинасы, үтекләр, фонарьләр бар. Әйтергә кирәк, үтекләрне аңа чегәннәр биргән. Алар авылда товар сатып йөргәндә Тимеръяр Морза улының музеен күреп иске үтекләр алып килергә вәгьдә итеп китәләр һәм сүзләрендә торалар да. Менә шулай авыл музее коллекциясе тулыландырыла.
Тимеръяр Морза улы музеенда үзенчәлекле экспонатлар күп. Исәпләве буенча берничә йөз еллык тарихы булган үлчәүне өйрәнеп, ул үзе өчен кызыклы бер ачыш ясаган. Бу хәрби кешенең үлчәвен аңа Белорет районыннан алып килгәннәр. Ул тимердән коелган калкан һәм чукмардан тора. Хәрби хәрәкәтләргә бәйле тагын да бер предмет – гильза да бар монда. Ул аны Линда авылы янында таба. Мөгаен, Гражданнар сугышы чорыннан калгандыр. Тимеръяр Морза улының шулай ук 150 еллык иске пилорамасы да бар. Элек анда такта ярганнар.
Ул совет заманы әйберләрен дә кадерләп саклый. Фотоаппарат, каурый каләм, пионер галстугы, “Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!” дип язылган кызыл байрак һәм башка бик күп нәрсәләр.
Т. Сафин “Бастион” сак предприятиесендә эшли. Раевка элеваторының производство объектларын саклый. Аңа кадәр “Яңа Раевка” совхозында электрчы, соңыннан туган авылында киномеханик һәм клуб мөдире була.
Тимеръяр Морза улы кул кушырып утырырга яратмый. Матур итеп эскәмияләр, өстәлләр, утыргычлар ясый, штакетниклар әзерли. Оныкларына агачтан мебель эшләп биргән. Тормыш иптәше Гөлчара Һади кызы иренең алтын куллы булуына сөенеп бетә алмый. Ул үзе озак еллар Ибрай авыл Советына җитәкчелек итә. Фельдшер һөнәрен сайлаган кызны юллама буенча Чишмә авылына эшкә җибәрәләр. Үзенең икенче яртысын да шунда таба Гөлчара Һади кызы. Бүген ул төп һөнәре буенча эшләп йөри. Чишмә, Иске Сәпәш һәм Акбирде авыллары халкын дәвалый. Сафиннар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Өлкән уллары Илдар Раевка авылында яши, механизатор, кызлары Гөлнара Санкт-Петербургта төпләнгән, банк хезмәткәре. Кинҗә уллары Илгиз Ерак Көнчыгыш федераль университетында тәрҗемәчегә укып чыгып, кытай телен өйрәнә. Әле шушы һөнәре буенча хезмәт сала. Ул да әтисе кебек зур кызыксыну белән туган ягының тарихын өйрәнә. Әтисенең музее турында Илгиз видео төшергән. Коронавирус таралган чорда музейга виртуаль сәяхәт кылырга, экспонатларны карарга һәм социаль челтәрләрдә аларның тарихын тыңларга мөмкин.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Үзенчәлекле мини-музейны Әлшәй районы Чишмә авылында яшәүче Тимеръяр Сафин булдырган.
Читайте нас: