Әлшәй хәбәрләре
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
18 гыйнвар 2021, 12:09

Бөтен гаилә белән стартка!

Районда “Яңа ел гаилә уеннары” фестивале узды.

Районда “Яңа ел гаилә уеннары” фестивале узды.
Яңа елда узгарылган спорт бәйрәмнәре тагын берәүгә артты: башлангыч сыйныфта укучы балалары булган гаиләләр өчен һәр ел күңелле стартлар белән башланып китә. Пандемиягә бәйле хәвефсезлекне киметү максатында гаилә уеннары спорт залларында түгел, урамда үткәрелсә дә быел да алар чагу һәм җанлы үтте.
Гадәттәгечә, башта әниләр, әтиләр һәм аларның кыз һәм уллары – 1-2 сыйныф укучылары үзләре укыган мәктәпләрдә ярышты. Алар тизлектә, көч һәм җитезлектә үзләрен сынап карады. Балалар әти-әниләре белән бергә пима киеп хоккей уйнадылар, чанада һәм тюбингта шуды. Соңыннан җиңүче гаиләләр фестивальнең муниципаль этабында көч сынашты.
Катнашучыларны 2нче мәктәп мәйданчыгында район хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Солтанголов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Зилә Чупова, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Динар Әхмәдрисламов аларны тәбрикләп, уңышлар теләде.
Быел “Яңа ел гаилә уеннары” җиңүчесе исеменә Раевка 2нче мәктәбеннән тату һәм спорт сөюче Тюрлар гаиләсе лаек булды. Икенче урынны - Фаршатовлар (Трунтаиш мәктәбе), өченче урынны Дусалимовлар гаиләсе (Шафран авылы) алды. 18 гыйнварда Уфа шәһәрендә үтәчәк гаилә уеннары ярышлары финалында район этабында җиңүче Тюрлар гаиләсе Әлшәй районының данын яклаячак.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
“Яңа ел гаилә уеннары – 2021” җиңүчеләре.
Читайте нас: