Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
19 гыйнвар 2021, 12:07

Алсу Ганиева – иң шәп яшь чаңгычы

Слак авылында үткән район чаңгы ярышларында кызлар арасында беренче урынны Слак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алсу Ганиева яулады.

Слак авылында үткән район чаңгы ярышларында кызлар арасында беренче урынны Слак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алсу Ганиева яулады.
Өч чакрым араны ул барысыннан да тизрәк, 13 минутта узды. Бу, әйтергә кирәк, күп санлы күнекмәләр нәтиҗәсе, аларны мәктәптә физкультура укытучысы, тәҗрибәле чаңгычы Ранус Рәүф улы Мохтаров үткәрә.
Ярышта Алсуны бөтен гаиләсе, сыйныфташлары дәртләндереп торды. Барысыннан да ныграк яраткан апасы өчен бәләкәй Айгөл борчылды. Ул да, апасыннан үрнәк алып, чаңгыда йөрергө өйрәнә. Бу спорт төренә сөюне кызларында әтиләре уяткан. Фермер Айрат Ганиев мәктәп укучылары шөгыльләнгән чаңгы трассасын төзүгә дә иганәчелек ярдәме күрсәткән. Шулай ук чаңгы ярышлары буенча район беренчелегендә дә ул иганәчеләрнең берсе буларак чыгыш ясый.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Алсу сеңелесе Айгөл белән.
Читайте нас: