Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
19 гыйнвар 2021, 12:40

“Алтын” да, “көмеш” тә бар!

Медальләрне “Яшь һөнәрмәннәр (WorldSkills Russia)” VI төбәк чемпионатында Аксен агросәнәгать колледжы студенты һәм Раевка гимназиясеукучылары яулады.

Медальләрне “Яшь һөнәрмәннәр (WorldSkills Russia)” VI төбәк чемпионатында Аксен агросәнәгать колледжы студенты һәм Раевка гимназиясеукучылары яулады.
Ворлдскиллс халыкара стандартлар буенча һөнәри осталык ярышлары мәгариф оешмаларының 16 яшьтән 22 яшькәчә студентлары арасында оештырыла. Чемпион исеме өчен булачак белгечләр 94 компетенциядә көч сынашты.
Алдан хәбәр итүебезчә, ярыш мәйданчыкларның берсе «Агрономия» компентенциясе буенча иң көчлеләр билгеләнгән Аксен агросәнәгать колледжында булды. “Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү технологиясе” белгечлегенең дүртенче курс студенты, Республика Башлыгы стипендиаты, шушы уку йорты намусын яклаучы Илнур Хәбиров остазларын чираттагы җиңүе белән шатландырды. Илнур алтын медаль яулап җәй көне безнең республикада үтәчәк “Яшь һөнәрмәннәр” милли чемпионатында Башкортстан исеменнән чыгыш ясаячак.
Ярышларда 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары арасында 45 компетенциядә иң көчлеләр билгеләнде. Бу категориядә Раевка гимназиясе укучылары уңышлы чыгыш ясады. Данил Уразбаев һәм Шакир Гарипов (11-14 яшь категориясе), Айдар Хәйдәров һәм Динар Зыязетдинов (14-16 яшьлекләр) кергән командалар “Челтәрле һәм системалы администраторлык итү” компетенциясендә катнашты. Ярышлар Стәрлетамак күп профильле колледжы мәйданчыгында үтте. Конкурс заданиеләрен гимназия укучылары уңышлы үтәде һәм көмеш медаль яулады. Чемпионатта команда остазлары Әлфия Әбделманова һәм Елена Шевелева да катнашты, алар эксперт-компатриот ролендә чыгыш ясады.
Хәтерегезгә төшерәбез, Worldskills хәрәкәтенең төп бурычы — эшче һөнәренең абруен күтәрү, яшьләрне икътисадның җитештерү өлкәсенә җәлеп итү, халыкара стандартларны исәпкә алып һөнәри белем бирүне камилләштерү.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Илнур Хәбиров “Яшь һөнәрмәннәр” милли чемпионатында Башкортстан исеменнән чыгыш ясаячак.
Читайте нас: