Хатын-кызларда күкрәк яман шешен искәртү онкология очракларын киметүгә булышлык итә. Авыруны иртә ачыклау соңгы стадияләр белән чагыштырганда, гади һәм тиз дәвалауның төп факторы.
Беренчел профилактик чаралар комплексына сәламәт яшәү рәвеше, көн саен күп хәрәкәттә булу, начар гадәтләр һәм бәйлелек булмау, күкрәк мускулларын ныгытуга юнәлтелгән физик күнегүләр, стресска каршы көрәш, гәүдә авырлыгын киметү, менопауза башланганнан соң гормональ препаратлардан баш тарту, җитәрлек күләмдә витаминлы комплекс куллану, дөрес туклану, даими үз-үзеңне диагностикалау керә.
Сөт бизләрен үзегез тикшергәндә ниндидер үзгәрешләр (имчәктән кан яки эрен бүленеп чыгу, лимфа төеннәре зураю, каты төер тою, күкрәкне капшап караганда авырту һ.б.) сизсәгез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Икенчел профилактик чаралар комплексы үз-үзеңне тикшерү барышында яман шеш билгеләрен тойгач башлана һәм маммолог, онколог, гинеколог тикшерүләрен үз эченә ала.
50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга елына бер тапкыр маммография - махсус рентген җиһазында сөт бизләренә скрининг тикшерү үтәргә тәкъдим ителә. Яшь хатын-кызлар өчен маммография онкологик процессның ачык билгеләре күренгәндә билгеләнә.
Сөт бизе яман шешен искәртүнең төп кагыйдәләренең берсе – диета тоту. Азыкны көненә якынча бер үк вакытта 4-6 тапкыр кабул итәргә кирәк. Шикәр, аның алыштыручылар, тоз һәм башка тәмләткечләр аз күләмдә кулланырга яки мөмкин булса, рационнан тулысынча алынырга тиеш. Организмнан зарарлы химик элементлар чыгару буенча бөерләрнең тулы эшчәнлеге өчен су эчү нормасы тәүлегенә ике литрдан да ким булмавы зарур. Шуңа да профилактик тикшеренүләр узу һәркем өчен бик мөһим.
Шафран амбулаториясенең гомуми практика табибы.
4 февральдә ел саен Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу дата халыкның игътибарын онкология авыруларының җитдилегенә, аларны искәртүгә, иртә ачыклау һәм дәвалауга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Соңгы елларда Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне “Мин яшим һәм мин яшәячәкмен” лозунгы белән уза.