Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Рәсми бүлек
9 февраль 2021, 09:42

Тәгаенләүләр

РФ Тәфтиш комитеты Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Әлшәй районара тәфтиш бүлеге җитәкчесе итеп Синатуллин Илнур Фәнзәл улы тәгаенләнде.

Добавить в предпочтительные источники Google
РФ Тәфтиш комитеты Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Әлшәй районара тәфтиш бүлеге җитәкчесе итеп Синатуллин Илнур Фәнзәл улы тәгаенләнде.
И. Ф. Синатуллин 1982 елның 8 апрелендә Балтач районы Түбән Карыш авылында туган. Югары белемле – 2004 елда “Юриспруденция” белгечлеге буенча Башкортстан дәүләт университетының Хокук институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 2003 елда Балтач районы прокуроры ярдәмчесе булып башлый, 2004-2007 елларда – Борай районы прокуратурасы тикшерүчесе, прокурор урынбасары була. 2007 – 2013 елларда - Нефтекама районара тәфтиш бүлеге өлкән тәфтишчесе, 2014 елдан - Октябрьский шәһәре буенча тәфтиш бүлеге җитәкчесе урынбасары, 2016-2021 елларда - РФ Тәфтиш комитеты БР буенча идарәлегенең Дүртөйле районара тәфтиш бүлеге җитәкчесе.
Читайте нас