Әфган сугышы... Игълан ителмәгән, фаҗигале, Бөек Ватан сугышы белән чагыштырганда ике тапкырга озаграк һәм 2238 көн дәвам итте ул. Әфганстанга эләккән яшьләрнең күбесен мәктәпне яңа гына тәмамлаучылар тәшкил итте. Безнең районнан яуга125 яугир киткән, аларның алтысы туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайта алмый һәлак булган.
Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәннәрнең хәтерендә бу вакыйгалар кичә генә булган кебек. Якташыбыз Шамил Йосыпов – шул яугирләрнең берсе.
- Күп кенә малайлар кебек Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә хыялландым һәм моның өчен барысын да эшләдем. Спорт белән шөгыльләндем, ГТО нормаларын бишлегә тапшырдым. Туган ил алдындагы бурычымны үтәргә вакыт җиткәч, үзем Һава-десант гаскәрләренә җибәрүләрен сорадым, дип хәтерли шул елларны Шамил С абит улы. - Һәм минем үтенечем канәгатьләндерелде. Миңа СССР 60 еллыгы исемендәге легендар 103нче гвардия Һава-десант гаскәрләре дивизиясендә хезмәт итәргә тары килде, Көндә ерак арага маршлар, ату буенча күнекмәләр, парашюттан сикерү хәзерлеге, парашюттан сикерүләр. Хәрби ант кабул итү. Барысы да тизләтелгән режимда үтте.
1979 елның 9 декабре төнендә безне тревога буенча күтәрделәр. Җылы якка хәрби күнекмәләр үтәргә очабыз, дип игълан иттеләр. Тиз генә роталарга бүлделәр. Мине полкның автомобиль ротасы составына керттеләр. Хәрби машиналар колоннасы һәм шәхси состав белән Витебск-Смоленск маршрутын үттек. Смоленскида, хәрби аэродром читендә, берничә көн тордык. 26 декабрьдә самолетларга утырырга дигән команда алдык. Һавага күтәрелгәч кенә рота командиры безгәӘфганстанга очуыбызны һәм анда “эссе” икәнлеген хәбәр әйтте.
Кабул шәһәре аэропортына килеп төшкәч без атышкан тавышлар ишеттек һәм алышка әзерләнергә дигән команда бирелде. Әфганстанның танк батальоны безгә һөҗүм итүе турында хәбәр алдык. Шунда ук орудиеләр белән берничә расчет танкларга каршы китте. Аннары без аларның засадага эләгүен һәм һәлак булучылар барлыгын ишеттек. Алар арасында Дүртөйле районыннан бер егет тә бар иде.
Менә шулай Әфганстанда минем хезмәтем башланды. Безнең артиллерия полкы дошманнарга каршы барлык хәрби операцияләрдә катнашты, диярлек. Мин өлкән шофер вазыйфасында хезмәт иттем. Миңа Саланг артылышындагы легендар тоннель аша берничә тапкыр үтәргә туры килде. Төрле, көтелмәгән хәлләр дә булды. Бәхеткә күрә, барысы да имин тәмамланды.
Әфганстан юллары буйлап хәрәкәт итү бик катлаулы иде. “Дух”лар ачык алышлардан качты, яшертен генә ут ачалар иде – юлларга миналар куйдылар, колонналар юлында засадалар оештырдылар, күп машиналар фугасларда шартлады, кешеләр һәлак булды. Авыр булды дип әйтү генә аз. Бик катлаулышартларда яшәдек. Илле градустан да югары эсселек, эчәр су җитмәү. Бик күпләр сары авыруы белән чирләде һәм дәвалауга җибәрелде. Кайнатылган су гына эчтек, суны зарарсызландыру өчен казанга дөя чәнечкесе сала идек.
Барлык авырлыкларга карамый, яугирләрнең хәрби рухы бик югары иде. Егатләр яраланганнан соң Туган илендә хезмәтен тутыру мөмкинлеге булса да, кире Әфганстанга үз частенә килергә тырышты. Җиңелчә яраланганнар еш кына госпитальгә ятудан баш тартты, хезмәтен дәвам итте. Үлемнән курыкмыйбыз дию дөрес түгел. Нәкъ үлем белән күзгә-күз очрашкач кына гомер никадәр кадерле булуын аңлыйсың... Бүген күп нәрсәләргә караш үзгәрде. Әмма Әфган юлын үткән егетләрнең үз бурычын намус белән үтәве турында тулы ышыныч беләе әйтә алам.
Яугир-интернационалист Йосыпов туган якларына 1981 елда әйләнеп кайта. Киров исемендәге колхозда механик булып эшли башлый, 1982 елдан Әлшәй районы эчке эшләр бүлегендә дәүләт автоинспекциясендә эшли, җитәкче вазыйфасына кадәр күтәрелә. 2004 елдан – район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары. 2006 елда хаклы ялга чыга.
Әфганстанда чыныгу алган Шамил Сабит улы тыныч тормышта да шундый ук кыюлык, тәвәккәллек, намуслылык таләп иткән өлкәдә эшли. Аны, үз эшенең остасы, яхшы психолог, зыялы кеше буларак, хезмәттәшләре югары бәяли һәм хөрмәт итә. Аның хезмәте күп кенә медальләр белән бәяләнгән, хезмәт вазыйфаларын үрнәкле үтәгәне өчен Шамил Юсупов берничә тапкыр Русия Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан бүләкләнгән. Элеккеге солдатка алар бик кадерле, чөнки бу наградалар артында тормышын кискен үзгәрткән, йөрәгендә төзәлмәс яра калдырган әфган сугышы турында истәлек ята.
- Сугыш мине чын ир-егет итте, - ди Шамил Сабит улы. - Тыныч күк йөзенең, икмәк һәм суның, йорт, гаилә, туганнар һәм дусларның кадерен үбрәк белергә өйрәтте. Бу батырлык мәктәбе иде, анда барысы да - дошманнар да, дуслар да булды. Әгәр яңадан яшәп булса, мин янә әфган юлларын сайлар идем. Әйе, без чит җирдә, әмма әфган халкы белән түгел, ә бу җирне басып алган, безнең көньяк чик өчен куркыныч тудырган кешеләргә каршы көрәштек. Әфганстанда булсак та без үз Ватаныбызга хезмәт иттек, һәм мин үз бурычымны намус белән үтәвем белән горурланам.
Шамил Сабит улы - 2010 елдан алып Әлшәй районындагы ДОСААФ оешмасы рәисе, аның төп бурычы - яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм хәрби хезмәткә әзерләү. Аның тырышлыгы белән районда бу эш югары дәрәҗәдә куелган. Мәктәпләрдә патриотик юнәлештәге зур чаралар үткәрелә, “Канатлан!” программасының “Руль артына утыр” модуле буенча М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның 19 укучысы күптән түгел «В» категориясенә укып чыкты.
Ш. С. Йосыпов 10 елдан артык әфган сугышы ветераннары советына җитәкчелек итә. Еш кына полкташлары белән очрашулар уза,чөнки хәрби дуслык бервакытта да онытылмый. Бергәләп төрле мәсьәләләрне хәл итәләр.
Әңгәмәдәшем барысына да үзе ирешкән, кемнеңдер килеп эшләгәнен көтми. Аның тормыш девизы: “Без эшләмәсәк, кем эшләр ”. Ул һәр очракта да чын кеше булып калырга, барыннан да элек, дусларыңны, якыннарыңны сынатмаска, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, табигатькә сакчыл карарга, туган ягыңны яратырга кирәк, дип исәпли.
Шамил Сабит улы тату, яраткан гаиләсе булуы белән бәхетле. Тормыш иптәше Суфия Рафик кызы белән 38 ел тату гомер кичерә. Ике соклангыч ул тәрбияләп үстергәннәр, алар белән горурланырга мөмкин. Үсеп килүче өч оныгы да картәни белән картәтисен шатландыра.
Бүген олы йөрәкле, ихлас күңелле, ярдәмчел Шамил Йосыпов бүгенге тормышка карап сөенә, нәкъ аның кебекләр турында алар – дөнья тоткасы, диләр. Хәрби дусларын еш искә ала ул. Аларның батырлыгы үрнәгендә яшь буын тәрбияләнә, Ватаныбызның булачак сакчылары ил алдындагы изге бурычын намус белән үтәр.