Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
19 февраль 2021, 11:55

Паралимпияче Ирек Зарипов спортчыларда кунакта булды

Республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисенең безнең районга сәфәре максаты - хакимият җитәкчелеге белән спортны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу.

Русиянең атказанган спорт мастеры, 2010 елда Ванкуверда узган чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча дүрт тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Ирек Зарипов район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин белән балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә, бассейнлы физкультура-савыктыру комплексында һәм авыр атлетика залында булды. Спорт учреждениеләрендә булганда аларның эшчәнлеге, тренерлар составы, яшь әлшәйлеләрнең спорт казанышлары белән танышты.
Читайте нас: