Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
19 февраль 2021, 12:46

Рухлы булып үссен һәр бала

Әйе, туган телне юкка гына ана теле димиләр. Үз халкының тарихы, җыр-моңнары күңеленә сеңеп, шул нигездә тәрбияләнгән, туган теленең байлыгына ия булып, аның нечкәлекләрен аңлаган, үзенең бөтен булмышын халкына багышлаган кеше генә тәрбияле һәм белемле шәхес буладыр ул.

Әйе, туган телне юкка гына ана теле димиләр. Үз халкының тарихы, җыр-моңнары күңеленә сеңеп, шул нигездә тәрбияләнгән, туган теленең байлыгына ия булып, аның нечкәлекләрен аңлаган, үзенең бөтен булмышын халкына багышлаган кеше генә тәрбияле һәм белемле шәхес буладыр ул. Ә туган телгә сөю тәү чиратта гаиләдә башлана, шуңа да ата-аналар үз иңнәрендә нинди зур җаваплылык ятканын яхшы аңласын иде.
Бүген, кызганычка каршы, туган телен белеп тә, балалар бакчасына, мәктәпкә килгәч, ана телен онытканнар аз түгел, шуңа да шушы чылбырның өзелмәве бик мөһим. Бу җәһәттән Раевка авылының Баланы үстерү үзәге – 6нчы балалар бакчасында максатка ярашлы эш алып барыла. 2000 елның октябрендә ачылган башкорт төркеменә йөргән малайлар һәм кызлар халкыбызның күңел хәзинәсен – моңлы җырларын, могҗизалы әкиятләрен, тирән акыллы мәкаль-әйтемнәрен, серле табышмакларын белү бәхетен тоеп үсә. Балалар бакчасы мөдире И. Н. Ерышева әйтүенчә, бу төркемгә төрле яшьтәге балалар йөри, алар ата-аналар ризалыгы белән гариза нигезендә кабул ителә. Әйтергә кирәк, “Ынйылар” төркеменә килүчеләр санының елдан-ел артуы сөендерә.
Шунысы да мөһим, арытабан бу балалар М. Буранголов исемендәге лицейда башкорт телендә белем алуларын дәвам итә. Ирина Николаевна билгеләвенчә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әзерлеге югары дәрәҗәдә, бу инде үз чиратында тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның үзара аңлашып, уртак максатлар белән эшләү нәтиҗәсе.
Укыту федераль һәм төбәк программаларына ярашлы, башкорт һәм рус телләрендә алып барыла. Тәрбиячеләр Зөлфия Иршат кызы Хәкимова, Рәсимә Насыйбулла кызы Фазылова һәм аларның алмаштыргысыз ярдәмчесе Гөлнәзирә Зөфәр кызы Сөләйманова монда шушы төркем ачылганнан бирле армый-талмый хезмәт сала. Өчесе дә зур тәҗрибәгә ия, иҗади карашлы, һәр эшне күңел биреп башкарган, чын һөнәрмәннәр.
- Бүген безнең төркемгә өч яшьтән алты яшькә кадәрге 17 бала йөри. Һәм әйтергә кирәк, алар арасында башкортлар гына түгел, татарлар, руслар да бар, чөнки хәзер ата-аналар республикада дәүләт теле булган башкорт телен өйрәнүгә дә зур игътибар бирә, - ди Зөлфия Иршат кызы. – Балаларны кызыксындыру өчен төрле алымнар кулланырга тырышабыз. Моның өчен башкорт халкының йолалары, иҗады, мәдәнияте үрнәкләрен куллану отышлы. Безнең үз тирмәбез, мини музеебыз бар, анда халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләре, чигүле тастымаллар, бишек, асалы паласлар, милли киемдәге курчаклар үз урынын алган.
Озак еллар эшләү дәверендә бай күргәзмә материал да туплаганбыз, дидактик уеннар, Башкортстан картасы һәм символикасы, туган төбәгебезнең истәлекле, матур урыннары сурәтләнгән открыткалар, аудио- һәм видеоматериаллар шактый. Төрле чараларга әзерләнгәндә, үзебез сценарийлар язабыз, тематик күргәзмәләр әзерлибез, бергәләп җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнәбез. Милли киемнәребез дә бар, бәйрәмнәрдә, театрлаштырылган тамашаларда малайлар һәм кызлар шушы костюмнарда чыгыш ясый. Галимнар фикеренчә, бала туган телендә алган белемне беркайчан да онытмый. Безнең уен, әңгәмә, виртуаль экскурсияләр формасында оештырылган дәресләр балаларның тел байлыгын үстерүдә, аларны үзаллы фикерләргә өйрәтүдә, аң-даирәсен арттыруда зур роль уйный.
Әйе, тәрбияче эше көндәлек җентекле хезмәт, тырышлык таләп итә. Утыз ел гомерен шушы һөнәргә багышлаган Зөлфия Хәкимова тәрбияләнүчеләре өчен әниләре кебек иң якын кешеләренә әйләнгән. Күпьеллык бай тәҗрибәсен ул яшьләр белән дә бик теләп уртаклаша, еш кына район балалар бакчалары тәрбичеләре өчен ачык дәресләр дә үткәрә. “Ынйылар” төркеменә йөрүче малайлар һәм кызлар район, республика дәрәҗсендә үткән олимпиадаларда, төрлө бәйгеләрдә, Бөтенрусия онлайн конкурсларында актив катнаша, призлы урыннар да яулыйлар.
Баланы үстерү үзәге – 6нчы балалар бакчасында нәниләр үз телен белеп, рухлы үссен өчен бар шартлар да тудырылган, ә без милләт котын саклаган, балаларны башка халыкларга да ихтирам белән карарга өйрәткән, аларны киң дөньяга алып чыккан шушы тату коллективка киләчәктә дә уңышлар гына телибез.
Резеда ХӨСӘЕНОВА.
Балалар бәләкәйдән милли йолаларгы белеп үсә.
Зөлфия Хәкимова, Гөлнәзирә Сөләйманова, Рәсимә Фазылова башкорт төркеме ачылганнан бирле армый-талмый хезмәт сала.
Читайте нас: