Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
26 февраль 2021, 16:00

Спорт тәнне, рухны ныгыта, ныклы булырга өйрәтә, ихтыяр көче тәрбияли

Чатнама салкыннарга карамастан, Әлшәй районы профсоюзлары, хезмәт коллективлары һәм авыл биләмәләренең Ватанны саклаучылар көненә багышланган кышкы спартакиадасы һәр елдагыча бик күңелле узды.

Чатнама салкыннарга карамастан, Әлшәй районы профсоюзлары, хезмәт коллективлары һәм авыл биләмәләренең Ватанны саклаучылар көненә багышланган кышкы спартакиадасы һәр елдагыча бик күңелле узды. Нәкъ шушы көнне районда Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елын тантаналы ачу чарасы да күркәм күренеш булды.
“Лачын” физкультура-савыктыру комплексына бер-бер артлы автобуслар килеп туктый. Быел ярышларда 41 команда катнашты. Барысының да кәефе күтәренке, алар ярыш чәме белән, катнашырга гына түгел, җиңәргә дип килгән.
Менә барлык командалар да тигез сафка тезелде. Район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, аның урынбасары Айдар Солтанголов, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Динар Әхмәдрисламов спортчыларны ихлас сәламләп, уңышлар теләде.
Мәдәният хезмәткәрләре һәм Раевка балалар-үсмерләр спорт мәктәбе спортчылары әзерләгән күрсәтмә чыгышлар флешмобтан башланды. Дәртле көйләр, шул исәптән Владимир Высоцкийның “Иртәнге гимнастика” дигән билгеле җыры астында төрле спорт төрләре күрсәтелде. “Агинәйләр” клубына йөрүчеләр скандинав йөреше элементларын тәкъдим итте. Ә шундый чатлама суыкта Казанка авыл биләмәсе башлыгы Вил Юмагуҗинның чиләктән су коенуы барысына да көч-дәрт өстәде.
Спартакиаданы ачу тантанасыннан мәйданчыкларына таралышты. Иң җитезләр, кыюлар һәм мәргәннәр спортның сигез төрендә ярышып, чаңгыда, тимераякта шуды, шашка һәм өстәл теннисы уйнады, гер күтәрүдә көч сынашты, пневматик мылтыктан атты, кызыл сызыктан шайбаны капкага ыргытты.
Һава шартлары карап, чаңгы һәм тимераякта узышулар төшке вакытка күчерелде, ә башка ярышлар спорт программасына ярашлы узды. Гадәттәгечә, шашка уйнаучылар янына җанатарлар күп җыелды. Бу интеллектуаль уенда шәхси исәптә Наилә Сабирова (Гәйнәямак авыл Советы) һәм Илгиз Латыйповка (“Раевсахар” җәмгыяте) уңыш елмайды. Шикәр кайнатучыларның җыелма командасы гомум исәптә лаеклы рәвештә лидер булды.
Өстәл теннисы буенча шәхси исәптә Гөлнара Салаватова (лицей һәм 4нче мәктәп командасы) һәм Роман Божко (Әлшәй районы буенча эчке эшләр бүлеге) җиңүче булды. Башкорт лицее һәм 4нче мәктәпнең җыелмасы командасы спортчыларына тиңнәр булмады.
Пневматик мылтыктан атуда Татьяна Акимова (лицей һәм 4нче мәктәп командасы) һәм Рәүф Нигъмәтуллин (ветераннар командасы) иң күп очко җыеп, иң мәргәннәре дип табылды. Бу спорт төрендә дә лицей һәм 4нче мәктәпнең җыелма командасына беренче урын бирелде.
Гер күтәрүдә Илнур Исхаков (Слак авыл Советы), Павел Матвеев (Аксен агросәнәгать колледжы), Иван Солдатов (“Хәрби туганлык”) үз авырлык категорияләрендә җиңү яулады. Аксен агросәнәгать колледжы командасы чемпион исеменә лаек булды.
Армспорт буенча Екатерина Жуковская (башкорт лицее һәм 4 нче мәктәп командасы), Айрат Садыйков (Раевка элеваторы) һәм Руслан Осяткин (“Строй Ресурс” җәмгыяте) җиңүче булды. Ә гомум исәп буенча Аксен колледжы командасына тиңнәр булмады.
Төшкә таба боз мәйданчыгына тимераякта шуучылар чыкты. Шәхси исәптә Ринат Гобәйдуллин (Трунтаиш авыл Советы) һәм Екатерина Жуковская (лицей һәм 4нче мәктәп командасы) беренче урын яулады. Командалар арасында трунтаишлылар җиңүче дип табылды.
Шул ук вакытта чаңгы трассасында эстафета ярышлары узды. Финишка беренчеләрдән булып Слак авыл Советы спортчылары килде, агросәнәгать колледжы чаңгычылары икенче булды һәм гимназия командасы өченче урынга чыкты.
“Кызыл сызык”тан капкага шайба ыргыту соңгы сынау булды. Монда Данис Шәвәлиевка (“Хәрби туганлык”) һәм Әбдрәшит авыл биләмәсеннән Зилә Әсфинага тиңнәр булмады.
Көрәш бик киеренке барды. Спортның барлык төрләре буенча балларны туплаганнан соң, судьялар коллегиясе гомум команда исәбендә призерларны игълан итте. “Бронза” - Аксен агросәнәгать колледжына, “көмеш” – “Раевсахар” җәмгыятенә, ә “алтын” лаеклы рәвештә башкорт лицее һәм 4нче мәктәпнең җыелма командасына бирелде.
Ярышлар арта калды. Көннең салкын торуына карамастан, спартакиадада катнашучылар спорт бәйрәменнән бик канәгать калды, көч-дәрт туплап, күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты алар.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор һәм Раил Исламморатов фотолары.
Читайте нас: