Республика Башлыгы Радий Хәбировның 2021 елны Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы дип игълан итүе безнең хөрмәтле өлкән яшьтәге апа-абыйларның тормышына яңа сулыш өреп, чагу төсләр белән балкытып җибәрде. Кемне генә алма, нәрсә белән дә булса мавыга, иҗат итә, спорт белән шөгыльләнә. Күпләрнең сәләтләрен искә алырга мәҗбүр иткән үзаллы изоляция “гаеплеме” әллә моңа? Ничек кенә булмасын, һәр авылда, яңгырдан соң калккан гөмбәләр кебек, үз осталары барлыкка килде. Чигелгән картиналар, бәйләм бәйләү, палас сугу, киез басу, бизәнү әйберләре һәм уенчыклар ясау, агачны сырлап рәсем төшерү, талдан үрелгән, корамадан тегелгән әйберләр… Кыскасы, санап бетерерлек тә түгел. Шул кадәр илһам һәм фантазиянең каян килүенә сокланырга гына кала. Каян барысында беләләр дип әйт әле. Менә, мәсәлән, корама тегүгә килгәндә, осталар мине төзәтеп, аны заманча “пэчворк” дип йөртүләрен әйтте. Менә ничек бит ул!
Картәниләребез шөгылен тергезеп
Башка авыллардагы кебек, Акколайда да оста ханымнар бихисап. Шуларның берсе – Ә лфия апа Солтанова. Күпләргә ул актив җәмәгатьче, укытучы, Иске Акколай мәктәбенә җитәкчелек иткән директор буларак таныш. Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы Әлфия Миңнулла кызы яраткан эшенә кырык елга якын гомерен багышлаган. Әле күптән түгел генә немец теле, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән ханым, бер ел элек авыл старостасы вазыйфасын да үз өстенә алган.
- Кул эше белән кемдер гомер буе шөгыльләнә, ә кемдер, минем кебек, күптән түгел тотынган. Яшь чакта хобби түгел, аның турында уйларга да вакыт калмый иде, мәктәп, җәмәгать эшләре, балалар, йорт мәшәкатьләре. Былтыр лаеклы ялга чыктым, өстәвенә пандемия дә башланып, ни урамга чыгып, ни балалар һәм оныклар янына барып булмый, ни фольклор коллективына йөргән кызлар белән репетицияләр үткәрү мөмкин түгел. Шул чакта уйга калдым: безнең нәселдә хатын-кызларның кул эшенә оста бит әле, - дип сөйли Әлфия Миңнулла кызы.
Пенсиядә тормыш башлана гына диләр икән, бу хаклы ялга чыгучыларны дәртләндерергә теләп әйтелгән буш сүзләр генә түгел. Еш кына нәкъ менә шушы яшьтә буш вакыты күбәйгән кеше чынлап та нәрсә белән шөгыльләнергә теләгәнен һәм аның чын шатлык китерүен аңлый икән.
- Корамалардан тегү – картәниләребездән калган шөгыль. Минем нәнәемнең дә корамадан тегелгән матур япмалары, юрганнары, җәймәләре булуын хәтерлим, әнием дә тукыма кисәкләреннән әйберләр тегә иде. Хәзер борынгы кәсепләр акрынлап тергезелсә дә, бу эш белән бик азлар гына шөгыльләнә. Дөрес, картәниләребез моны бер нәрсәне дә исраф итмәс өчен шулай эшләгән һәм иске кием-салымга икенче сулыш өргән, ә хәзер матурлык һәм эксклюзив өчен генә кулланалар.
Бер көнне мин кулыма кайчы алып, калган тукымалардан корама тегеп карарга булдым һәм күптә үтми, балалар мендәре эшләп тә куйдым. Аннары икенчесе. Арытабан япма тектем. Шулай мавыгып киттем. Моның бер авырлыгы да юк. Башта тукыма сайлыйсың. Бу эшкә ныклап әзерләнергә, төсләрне туры китерергә тырышырга кирәк. Ә инструментларга килгәндә исә, монда барысы да гади - энә, җеп, кайчы, үтүк һәм тегү машинасы. Әмма иң беренче чиратта теләк һәм тырышлык булсын. Һәркемнең дә таланты бар, дип уйлыйм, аны ача белергә генә кирәк, - дип елмая Әлфия Миңнулла кызы.