Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
4 март 2021, 16:00

Сәйлән белән үрү – күңел бәйрәме

Акколай остасы Зөлфия Бикбулатова сәйләндән чәчәк гөлләмәләре һәм агачлар үрә.

Тагын бер Акколай остасы Зөлфия Бикбулатова сәйләндән чәчәк гөлләмәләре һәм агачлар үрә.
- Гомерем буе Мәләвез химия заводында аппаратчы булып эшләдем, шунда ук, шәһәрдә яшәдек. Завод ябылгач, авылга кайтырга булдык. Әни дә картайды, аны карарга кирәк иде, — ди Зөлфия Хәлиулла кызы.
Ә кул эше остасының әнисе – районыбызда билгеле палас сугучыларның берсе Нәсиха әби Сираҗетдинова, аның турында гәзитебездә мәкаләләр дә чыкты. Кызганычка каршы, ул бүген арабызда юк инде, өч ел элек, 98 яшендә дөнья куйды. Бүген аның эшен районда гына түгел, республикада да оста палас сугучы буларак танылган кызы Зәкирә апа Воронцова дәвам итә. Бу шөгыльнең нечкәлекләрен сеңелесе Зөлфия дә яхшы белә, әмма сәйлән белән эшләү күңеленә якынрак.
-Гадәттә бер-ике көн кич утырып, нәрсәдер иҗат итәргә була,- ди оста. Әйкәндәй, аның өендәге пыяла гөлләмәләр һәм бүлмә гөлләре нәкъ төндә “чәчәк ата”. – Кайбер катлаулырак әйберләр белән атналар буе утырырга туры килә. Мин аларны сату өчен ясамыйм, ә туганнарыма, дусларыма бүләк итәм. Танышларым арасыннан заказ бирүчеләр дә була, аларның үтенечен дә кире какмыйм, - ди Зөлфия апа.
Аның коллекциясендә экзотик сакура һәм без яраткан бөдрә каен, чәчкәгә күмелгән бүлмә гөлләре, төрле төстәге миләүшәләр, ромашкалар, ләлаләр, раузалар, сәйләннән үрелгән яктырткычлар, җиләкле кәрзиннәр, тартмалар һәм брошкалар бар.
Күптән түгел акколайлылар Әлфия Миңнулла кызы башлангычы белән мессенджер төркемендә кулдан ясалган төрле әйберләрдән онлайн күргәзмә оештырды, монда катнашырга теләүчеләрнең исәбе-саны юк иде. Хәтта ир-егетләр дә читтә калмады, дөрес, аларның иҗат җимешләрен хатыннары тәкъдим итте. Күргәзмәдә Зөлфия Хәлиулла кызының эшләрен күреп, яшь киленнәр дә, олы апалар да шушы матур сәнгать төренә үзләрен дә өйрәтүен үтенде.
Кем белә, бәлки Зөлфия Бикбулатованың җиңел кулы белән авыл клубында сәйлән белән бәйләү түгәрәге дә эшли башлар. Нәкъ аның кебекләр турында ”уңган хатын кар өстендә казан кайната” диләр дә инде. Бу һич кенә дә арттыру түгел. “Бер җәй эчендә йорт бетереп, мунча, абзар төзеп куйды, бакчасын да оҗмах почмагына әйләндерде, башкаларның төшенә дә кермәс иде әле” – дип хәйран кала авылдашлары.
Күңел салып эшләгән эш кенә канәгатьлек бирә. Әгәр син иҗат белән шөгыльләнеп тә эшләгән эшең белән кешеләргә, дөньяга ниндидер яңалык китермисең икән, синең хезмәтеңнән ни файда? Ә Акколайның оста ханымнары матурлык тудырып, якыннарына шатлык өләшеп яши.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: