Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
8 март 2021, 12:00

Яшәү дәрте булсын күңелдә

Тәүәтәй авылыннан Йомабикә Мөхәммәтгали кызы Кирәева тиздән үзенең 101 яшен билгеләячәк.

Тәүәтәй авылыннан Йомабикә Мөхәммәтгали кызы Кирәева тиздән үзенең 101 яшен билгеләячәк.
Башкорт хатын-кызларына хас булган бөтен матур сыйфатлар: эшсөярлек, басынкылык, сабырлык, изгелек мул бирелгән аңа. Күңел пакьлеге, уйларының сафлыгы, эчке дөньясының матурлыгы йөзендә мөлаем елмаю булып балкый, уйчан күзләреннән, акыллы карашларыннан тирә-якка нур тарала...
Ә бит ул үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Фронтка киткән ир-егетләрне алыштырып, колхоз басуларында һәм фермаларында бөтен яшьтәшләре кебек, ал-ял белми эшли. 1942 елда берничә кызны Дәүләкәнгә тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Техника серләрен үзләштергән Йомабикә апа авылда беренче тракторчы булып китә. Бәгырьләргә үткән сугыш чорында тормыш ачысын җитәрлек татысалар да, зарланырга яратмый ул заман кешеләре. Әнә бит, Йомабикә әби дә: “Ул елларда бит барча халык ”Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" лозунгы астында яшәде. Авырлыклар безне чыныктырды гына”, - ди.
1943 елда фронтовик егет, сугыштан авыр яраланып кайткан Ахун Кирәевка кияүгә чыга. Икесе дә гомерләре буе “Мир” колхозында намус белән хезмәт сала. Бик тату яшиләр, матур итеп дөнья корып, 65 ел бергә гомер кичерә алар, дүрт балага яхшы тәрбия биреп олы тормыш юлына аяк бастыралар.
Йомабикә Мөхәммәтгали кызы “1941 -1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен", "Тыл эшчәне", "Хезмәт ветераны" һәм юбилей медальләре, шактый Почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Халкыбыз тарихындагы иң авыр елларны үз башыннан үткәргән гади авыл хатыны, фидакарь тыл эшчәне бүген дә яшьләрне илебезнең киләчәге өчен җаваплы булырга, авырлыкларга бирешмәскә өнди. “Без тик утыру дигән нәрсәне белмәдек, гомер буе эшләдек, дөньяларыбыз да матур булды, буш вакытта бәйләмен дә бәйләдем, палас та суктым. Эштән курыкмый, күңел тынычлыгында яшәсәң, шул ул олы бәхет”, - ди хөрмәтле ветеран.
Ачык йөзле, үткер сүзле Йомабикә әби бүген дә дөньядан артта калмый, бөтен яңалыкларны белеп тора - телевизор карый, гәзит укый. Бигрәк тә “Йәшлек” гәзитен һәм район басмасын ярата.
Мөлаем йөзле, зирәк акыллы, изге күңелле агинәйгә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек телибез, күңел күгең һәрчак тыныч булсын, рух күтәренкелеге ташламасын, сезне Йомабикә әби!
Резеда ХӨСӘЕНОВА.
Йомабикә әби Кирәева.
Читайте нас: