Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
17 март 2021, 14:32

Бәкеләрдә чиртә балык...

Кояшлы салкын көнне Ибрай авылы янындагы Дим елгасы бозына сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар чыкты, монда кышкы балык тоту буенча ачык беренчелек узды.

Кояшлы салкын көнне Ибрай авылы янындагы Дим елгасы бозына сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар чыкты, монда кышкы балык тоту буенча ачык беренчелек узды. Бәхетен сынап карарга теләүчеләр арасында тәҗрибәле балыкчылар да, һәвәскәрләр дә бар иде. Өстәвенә, чарага әлшәйлеләр генә түгел, күрше районнар вәкилләре дә җыелды.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Солтанголов, спорт һәм яшьлер сәясәте комитеты рәисе Динар Әхмәдрисламов, районның сунарчылар һем балыкчылар ассоциациясе җитәкчесе Рәфис Хәйретдинов, Ибрай авыл Советы башлыгы Рәфис Еникеев катнашучыларга уңышлар теләде.
Командалар өч кешедән торды. Өч сәгать дәвамында, ярышка нәкъ шулкадәр вакыт бирелгән иде, балыкчылар үз осталыкларын күрсәтте. Ярышлар тәмамлануы турында сигнал бирелгәч, барысы да тоткан балыгын үлчәүгә тапшырырга судьялар коллегиясе янына ашыкты. Балык саны гына түгел, граммнар да исәпкә алынды.
Бу көнне Ямил Бакировка уңыш елмайды . Ул шәхси исәптә җиңүче булды да инде. Александр Захаров - икенче, Кирилл Моисеев өченче урын алды. Командалар арасында Чишмә районы вәкилләре җиңүгә иреште, боз хуҗалары - Ибрай авыл биләмәсе командасы - «көмеш», Раевка шикәр заводы балыкчылары өченче урын яулады.
Иң өлкән катнашучы Зөфәр Мөхитов, ә иң яшь бәләкәй балыкчы дип Михаил Моисеев танылды. Александр Захаров беренче тотылган балык өчен бүләк алды, шулай ук иң тиз бораулаучы да булды . Бу көнне иң зур балык Юрий Рыжиковка эләкте. Иң бәләкәен тоту да үзенә күрә бер куаныч ул. Бу юлы бу бәхет Илшат Кирәевка елмайды. Судьялар гүзәл зат вәкиле Регина Кильмәтованы да махсус номинация белән билгеләп үтте.
Җиңү яулавы һәркемгә күңелле, әмма кубоклар, медальләр, грамоталар һәм бүләкләр алганда, ул тагын да зуррак шатлык китерә Шуңа да, бүләкләү тантанасы, әлбәттә, ярышларның иң дулкынландыргыч мәле булды.
… Еш кына кышкы балык тоту серләренә төшенмәгән кешеләр ял көне иртә таңнан җылы караваттан торып, салкында боз өстендә туңып, бәкегә текәлеп карап утыруның нигә кирәклеген аңламый. Әмма оста балыкчыларны тыңлаганнан соң балыкны да, бәхет кебек, кулдан ычкындырмау мөһим икәнлегенә төшенәсең. Алар өчен күпме балык тоту да әллә ни зур әһәмияткә ия түгел, монда иң мөһиме - романтика, битләрне алландырып искән кышкы җил, карда чагылып күзләрне камаштыручы кояш нурлары, хезмәттәшләр, дуслар белән саф һавада аралашу һәм күтәренке кәеф.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: