Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
19 март 2021, 15:00

Яшькә карап күңел картаймасын

Район социаль-мәдәни үзәгендә беренче тапкыр “Шәп картәни-2021” бәйгесе үтте.

Район социаль-мәдәни үзәгендә беренче тапкыр “Шәп картәни-2021” бәйгесе үтте.
Күңел яшь булса, йөрәк картаймый ул, дигән сүзләрне исбатлап, бу көнне сәхнә түренә берсеннән-берсе тырыш, уңган, дәртле, җыр-моңга оста картәниләр чыкты. Әйе, бүгенге картәниләр онык-оныкалар карарга, коймак-бәлешләр пешерергә дә, кул эше тотарга да өлгерә, выҗлатып машинасын да йөртә, компьютерны үзләштерә, дөньядан артта калмый интернет челтәрендә гизә, шигырь яза, картиналар иҗат итә... Кыскасы, кем әйтмешли, җитмәгән җирләре, кызыксынмаган шөгыльләре юк аларның.
“Шәп картәни-2021” бәйгесендә дә районыбызның иң актив, сәләтле, рухлы хатын-кызлары – Иске Акколай авылыннан Әлфия Миңнулла кызы Солтанова, Раевкадан Фәнүрә Нәҗметдин кызы Ганиева һәм Надежда Петровна Яппарова, Ташлыдан Альбина Зәки кызы Хәйруллина, Кыпчак-Аскардан Инсия Гәрәй кызы Зәйнуллина, Чурайдан Гөлчәчәк Сәетгәрәй кызы Вәлиуллина, Яңа Сәпәштән Наилә Галимҗан кызы Фәйзуллина һәм Кармыш авылыннан Зөлфия Малик кызы Шәймөхәммәтова катнашты.
Иң элек алар үзләре белән таныштырып китте. Гаиләләре, яраткан шөгыльләре турында һәрберсе үзенчәлекле итеп бәян итте. Икенче сынау “Милли киемдә дефиле” дип аталды. Бик чагу, матур тамаша булды ул. Башкорт хатын-кызлары киемендә сәхнәдә күбәләктәй өерелгән ханымнарга карап, аларның җиденче дистәне ваклауларын бөтенләй онытасың. Чагу тасмалар кушып, матур җепләр белән чигеп бизәлгән бөрмә итәкле күлмәкләр, камзуллар, сәйлән-мәрҗәннәр һәм көмеш тәңкәләр белән нәкышланган челтəр-түшелдерекләр, кашмаулар үзләренең матурлыгы, чагулыгы белән күзнең явын алып торды Бу әйберләрне кемдер үз куллары белән теккән, шулай ук нәселдән-нәселгә күчеп, кадерле ядкарь булып сакланганнары да бар иде.
Бишек җырын тыңлап үскән баланың теле иртә ачыла, сәләтле, акыллы була дип, картәниләр җырлый-җырлый бишек тирбәтеп, киләсе сынауны да уңышлы үтте. Онык-оныкалар да бәйгедән читтә калмады, сәхнәгә чыгып, үз сәләтен күрсәтте. Җылы сүзләре белән күңелләргә канат куярдай мәрхәмәтле, изгелекле картәниләре янында балалар да үзләрен икеләтә бәхетле тоя, эшкә, тәртипкә, төрле һөнәрләргә өйрәнә шул.
Ә менә кулинария конкурсында инде аш-суга оста картәниләр уңган хуҗабикә булуларын исбатлады. Нәрсә генә әзерләмәгән алар – коймак-бәлешләр, бавырсак-чәк-чәкләр, как, корот, кош теле, казылык һәм башка ризыклар тәкъдим ителде жюри хөкеменә. Ә бу бәйгедә жюри әгъзаларына бик катлаулы бурыч йөкләтелде, һәрберсе иң шәп биш картәнигә торырлык конкурсантлар арасыннан иң лаеклысын сайлап кара әле! Алар уйлашкан арада сәхнәдә район мәдәният сарае артистлары һәм авыллардан үзешчән сәнгать осталары җыр-моңнарын бүләк итте, агинәйләр өерелеп-өерелеп вальс та биеп алды хәтта.
Менә дулкынландыргыч минутлар да җитте. Шулай итеп, “Шәп картәни-2021” исеменә Гөлчәчәк апа Вәлиуллина лаек булды, икенче урын - Әлфия Солтановага, өченчесе Надежда Яппаровага бирелде. “Оста куллы картәни” номинациясендә Фәнүрә Ганиева җиңүче булды, Наилә Фәйзуллина – “Иң гадел картәни”, Альбина Хәйруллина - “Яшь картәни”, Инсия Зәйнуллина – “Иң моңлы картәни”, Зөлфия Шәймөхәммәтова “Чәчән телле картәни” исемен алды.
Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елына багышланган күркәм чараны йомгаклап, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов һәрьяклап үрнәк күрсәткән сәләтле дә, дәртле дә апаларга изге теләкләрен җиткерде һәм җиңүләре белән ихлас котлап, бүләкләр, дипломнар тапшырды.
Резеда ХӨСӘЕНОВА.
Автор фотолары.
Читайте нас: