Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
14 апрель 2021, 10:14

“Карт картәнием белән горурланам”

Мин сезгә бүген соклангыч кеше – тыл эшчәне, педагогик хезмәт ветераны – карт картәнием Сәйрә Мөхәммәт кызы Мөхетдинова (Гәрәева) турында сөйләргә телим.

Мин сезгә бүген соклангыч кеше – тыл эшчәне, педагогик хезмәт ветераны – карт картәнием Сәйрә Мөхәммәт кызы Мөхетдинова (Гәрәева) турында сөйләргә телим.
Ул 1926 елда Трунтаиш авылында туган. Бәхетле киләчәк турындагы бөтен хыял һәм өметләрне челпәрәмә китереп Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 15 яшь кенә була. Өлкәннәр белән беррәттән ул да барлык яшьтәшләре кебек ал-ял белми колхозда эшли, хатта “Җиңү хакына 1000 көлтә” ярышында җиңүче була.
1945 елда Дәүләкән педагогия училищесын тәмамлый. Уку еллары бик авырга туры килә: ачлы-туклы яшиләр, кияргә кием булмый, авылдан җәю йөреп укыйлар. Авырлыкларга карамастан, алар беркайчан да зарланып утырмый, яшьлек дәрте белән төрле мәдәни чаралар оештыралар, җыр-биюләр өйрәнергә дә вакыт табалар. Картәниемнең миңа сөйләгән иң чагу, истә калырлык хәтирәләренең берсен сезгә дә бәян итәсем килә.
...Сугыштан соңгы икенче бәхетле ай – 1945 елның июнь ае иде. Педучилищеның чыгарылыш укучылары арасында яшен тизлегендә бер яңалык таралды - Дәүләкән станциясе аша маршал Константин Рокоссовский узачак икән!. Һәм менә ул озак көтелгән очрашу! Солдатлар, офицерлар һәм Рокоссовский чыга. Музыка уйный, кеше күп җыелган, маршал үзен гади солдат кебек тота һәм вальска чакыра. Бик кыска, әмма онытылмаслык вальс әйләнү картәнием бәхетенә төшә. Солдатлар кызларга үзләренең адреслары һәм исемнәрен язып, ялан чәчкәләре бүләк итә...
Үзенең педагогик эшчәнлеген картәнием Мәләвез районында мәктәп мөдире булып башлый, ул монда ике ел гына эшләвенә карамастан, бүгенге көнгә кадәр беренче укучыларын сагынып искә ала.
Шуннан соң ул вакытта студентлар шәһәре дип йөретелгән Сәмәркандка китә. Ул монда педагогия институтын тәмамлый, математика укытучысы белгечлегенә ия була. Берничә ел Сәмәрканд өлкәсенең Комсомольский районында эшли.
1951 елда Трунтаиш авылының иң шәп егетләренең берсе Солтан Гәрәевка кияүгә чыга, ул да Сәмәркандта пединститут тәмамлаган була.
1958 елда алар туган якларына әйләнеп кайта. Бераз вакыт Әүрез урта мәктәбендә укыталар, соңыннан хаклы ялга чыкканчы туган Трунтаиш урта мәктәбендә хезмәт салалар. Алар икесе дә тырыш, эшсөяр, бик мктаулы укытучылар, яхшы тәрбиячеләр була. Укучылары арасында төрле һөнәргә ия соклангыч кешеләр бихисап. Алар хөрмәтле укытучыларын онытмый, һәрчак килеп хәлен белеп торалар, рәхмәт әйтеп китәләр. Картәнием өчен шуннан да зуррак бүләк юк. Балаларны математика серләренә өйрәткәндә Сәйрә Мөхәммәт кызы үзенә генә хас алымнар, үзенчәлекле ысуллар куллана, бу үз чиратында шушы авыр фәнгә кызыксыну уята һәм җиңел, аңлаешлы итә.
Картәнием белән картәтием бик дус һәм тату яшәгән, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән уллары Рим озак еллар Раевка ремонт-техник предприятиесенең генераль директоры вазыйфасын башкарды. Ул - Әлшәй районының шәрәфле шәхесе. Урал – Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин исемендәге колхоз рәисе була, озак еллар Башкортстан Республикасының Әлшәй районы буенча дәүләт техник күзәтүе инспекциясе җитәкчесе булып эшли. Гүзәлнең хезмәт эшчәнлеге сәүдә өлкәсе белән бәйле. Кече уллары Азат – Трунтаиш авыл Советы хакимияте башлыгы.
Картәнием бүгенге көндә якыннарының хәстәре һәм хөрмәтенә төренеп яши, 10 оныгы һәм 11 туруны уңышларына шатланып бетә алмый. Дөньядан артта калмый ул, район, республика яңалыкларын күзәтеп бара, гәзит һәм китаплар укый. Өлкән яшьтә булуына карамастан, хәтере яхшы, тормышында булып үткән кызыклы вакыйгаларны сөйли, акыллы киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре белән безне тәрбияли.
Кыш көне ул кече улының гаиләсендә яши, ә җәй көне үзенең авылдагы ямьле, матур йортына кайта, чәчкәләр үстерә, күрше-тирәләрен тәмле чәй белән сыйлый.
Мин шундый шәп карт картәнием белән горурланам һәм аңа ныклы сәламәтлек телим. Аңа үзенең акыллы киңәшләре һәм изге догалары белән дәртләндереп, фатыйхаларын биреп, озын-озак яшәвен телибез.
Камилә ГӘРӘЕВА,
М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның 11 сыйныф укучысы.
Сәйрә Мөхетдинова (Гәрәева) оныкасы Камилә белән.
Читайте нас: