Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
3 апрель 2018, 02:00

Җитезләр, өлгерләр һәм тапкырлар

Мәндән мәктәбендә мавыктыргыч “Зирәкләр уены” узды.Бу мәктәптә кайчандырмин дә сигезенче сыйныфка кадәр белем алган идем.

Мәндән мәктәбендә мавыктыргыч “Зирәкләр уены” узды.
Бу мәктәптә кайчандыр мин дә сигезенче сыйныфка кадәр белем алган идем. Инде хаклы ялда булсам да, һаман мәктәпне сагынам. Чөнки монда яхшы җитәкчеләр һәм җаваплы укытучылар эшли, матур, изгелекле, тәртипле һәм тәрбияле балалар укый.
“Зирәкләр уены”нда “Тулпар” һәм “Маяк” командалары катнашты. Ярыш барышында укучылар төпле белем һәм сәләтләрен күрсәтте. Алар концерт номерлары белән чыгыш ясады: матур итеп шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды һәм физик әзерлекле булуларын да исбатлады. Аеруча Владислав Гайсин, Вилнар Йосыпов, Риналь Лотфуллин, Айнур Миргалиев, Нияз Ситдыйков, Линар Әхмәтнуров, Лениза Вилданова, Наилә Мөхәммәтшина, Алсу Ситдыйкова, Алсу Галиева, Ралина Хәйруллина бик актив булды.
Чара ахырында барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мин алар белән шундый уен үткәрүемә бик шатмын. Мәктәп директоры З. Ситдыйковага, директор урынбасары Р. Шәвәлиевага, барлык укытучыларга һәм укучыларга рәхмәтлемен.
Рәүф СИТДЫЙКОВ,
пенсионер, үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашучы.
Мәндән авылы.
Читайте нас: