Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
22 август 2018, 02:00

Сугыш куркыныч түгел, дигән кеше аның турында бер нәрсә дә белми...

Ана йөрәге барысын да алдан сизә һәм озак вакыт хәбәр бирмәгән хәрби хезмәттәге улым, ниһаять, шалтыраткач: “Син сугышта түгелме?”- дип сорадым. “Юк, әни, әмма боерык көтәбез”, дигән җавап алгач, күңелемдәге шик-шөбһәләремнең дөрес булуын аңладым...

Ә Ташлы авылында тагын да бер хәрби хезмәткәрнең - Чиләбе танк институтын тәмамлаган һәм игълан ителмәгән сугышта катнашырга туры килгән Гаяз Галиуллинның да әнисе телевизордан яңалыкларны карап үзенә урын таба алмый.

Тыйнак, оялчан бу егет гади авыл эшчәннәре Әлфия һәм Сафуан Галиуллиннарның ишле гаиләсендә үсә. Үсмернең хәрби хезмәткәр булу хыялы тормышка аша һәм аңа лейтенант званиесе бирелә. Әмма Гаяз тиздән кулына корал алып, Осетиядәге тугандаш халыкны грузин боевикларыннан сакларга туры килер, дип башына да китерми.

Ун ел элек шушы канкойгыч сугышта чәчләре агарган 20 яшьлек егетләргә ниләр генә кичерергә туры килми... Алар Цхинвалга керергә, грузин гаскәрләренең һөҗүмен кире кагарга, тыныч тормышта яшәгән халыкны сугыш михнәтләреннән саклап калырга, үлем белән күзгә-күз очрашырга да өлгерә... Әмма, югалтуларга карамастан, барлык авырлыкларны җиңеп чыга алар.

Миномет орудиеләренең гөрелдәве, яралыларның ыңгырашуы, һәлак булган иптәшләре аларның хәтерендә мәңге калачак...10 ел бер мизгелдәй бик тиз үтеп китә. Ә без, сугышка кергән солдат аналары, балаларыбызның тормышын кискен үзгәрткән ул вакыйгаларны беркайчан да онытмаячакбыз.

Бүген инде Гаяз – майор, Кавказда хезмәт итә, Туган ил чакырса тәүлекнең теләсә нинди вакытында кулына корал алырга әзер, чөнки ул хәрби ант биргән.

Менә шундый ул Әлшәй егетләре – тыйнак та, кыю һәм тәвәккәл дә. Без алар белән чиксез горурланабыз.

Елена МОРОЗОВА.

Раевка авылы.

Курсташ дуслар Гаяз Галиуллин (уңда) һәм Виталий Морозов (хәзер – подполковник) Чиләбе танк институтында укыган елларында.

Фото гаилә архивыннан алынды.
Читайте нас: