Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
11 сентябрь 2018, 02:00

«Китап төсләрен җыйган җәй»

Менә җәй дә узып китте!

Менә җәй дә узып китте! Ә бу – өч ай ял, уеннар, мавыктыргыч сәяхәтләр, кызыклы очрашулар һәм маҗаралар мәле иде. Шушы күңелле көннәрдә балаларның китапларны да онытмаганына без бик шатбыз.
Балалар китапханәсендә “Китап төсләрен җыйган җәй” дип аталган бәйрәм узды, анда җәен китап укуга йомгак ясалды. Бу көнне каникулларда да китаптан аерылмаган кызлар һәм малайлар җыелды, алар китап белән очрашуның яңа ачышлар һәм белем бүләк итүен яхшы аңлый. Ә без үткәргән чараларда бик теләп катнашкан волонтерлар мөмкин кадәр күбрәк яшьтәшләрен китап укуга җәлеп итәргә ярдәм итте, башкалар да укысын өчен китапханәгә китап бүләк итүчеләр дә күп булды.
Биләмәара үзәк китапханә директоры Р. Г. Байбурина чарада катнашучыларны җылы сәламләде һәм актив укучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Китапханә хезмәткәрләре һәм балалар бергәләп китаплы җәйнең ничек узуын хәтергә төшерде. Мәсәлән, матур күргәзмәләр, мавыктыргыч һәм кызыклы викториналар, очрашулар, республиканың 100 еллыгына багышланган “Туган ягымда Башкортстан тарихы” туган якны өйрәнү калейдоскобы; “Гасырлар уза, әмма Пушкин безнең белән кала” Пушкин сәгате, “Гаиләң һәрвакыт синең белән!” бәйрәм-уен программалары узды.
Яңа уку елы башланды. Малайларны һәм кызларны әсбаплар, дәресләр һәм яңа ачышлар көтә. Янә аларны тугры дуслары – китаплар каршы алачак. Ә сезнең өчен, яшь дусларыбыз, балалар китапханәсенең ишекләре һәрвакыт ачык!
Е. ПИКАЛОВА,
директорның балалар белән эшләү буенча урынбасары.
Читайте нас: