Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
17 октябрь 2018, 02:00

“Өмет”тә кичәләр күңелле үтә

Китапханәнең элекке директоры Макарова Галина Степановна башлангычы белән ике дистә ел элек үзәк район китапханәсендә район үзәге халкы өчен оештырылган “Өмет” клубы чын мәгънәсендә рухи аралашу һәм ял үзәгенә әйләнде.

Китапханәнең элекке директоры Макарова Галина Степановна башлангычы белән ике дистә ел элек үзәк район китапханәсендә район үзәге халкы өчен оештырылган “Өмет” клубы чын мәгънәсендә рухи аралашу һәм ял үзәгенә әйләнде.
Шушы еллар эчендә берекмә үз эшенең төп принциплары булган бушлай һәм ирекле йөрүне, фикер алышуга темаларны үзаллы сайлауны һәм яшь чикләүләре булмауны саклап кала алды. Клуб өлкән яшьтә дә күңел күтәренкелеген, дәрт һәм актив яшәү рәвешенә омтылган кешеләрне берләштерде.
Күптән түгел китапханәдә “Өмет” клубының 20 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе узды. Чараны китапханә хезмәткәрләре “Хәерле кич” җыры белән ачып җибәрде, тамашачыларга көзге чәчәкләр бүләк ителде. Җыелучыларны район хатын-кызлары советы рәисе С. Ш. Шәрипова, элекке паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Ф. И. Гыймаева, ветераннар советы исеменнән Х. Х. Мортазина котлады. Клуб активисты В. П. Вырмаскина үзенең чыгышында берекмәнең озак һәм уңышы эшләү серен ачты.
Клубка йөрүчеләр иң әһәмиятле мизгелләрне искә алып,“Өмет” турында викторина сорауларына җавап бирде һәм һәр дөрес җавап өчен бүләк алды.
Пионерлар йортының “Музыкаль тамчы” иҗат берләшмәсе тәрбияләнүчеләренең, шулай ук Раевка сәнгать мәктәбе укытучылары О. Гыйззәтуллина һәм М. Гурьянованың чыгышлары тамашачыларга матур бүләк булды. Урындагы шагыйрә Л. Дәүләтшина-Галимова үзненең “Өмет” клубында” дигән шигырен укып ишеттерде. Ә әкият геройлары Убырлы карчык, Шапокляк, Кощей Бессмертный кызыклы табышмаклар әйтеп, бөтенесен дә көлдерде. Алар барсына да “яшәртү алмалары”, “яшьлек эликсиры”, “озын гомерлелек кәнфитләре” таратты.
Үткән очрашуларның кызыклы мәлләрен чагылдырган фотографияләрнең электрон презентациясе җылы хатирәләр уятты. “Өмет яши, өмет безнең белән, өмет – булсын!” дигән җыр сүзләре девиз кебек яңгырады.
Җылы сүзләр һәм җыр-моң яңгыраган, аудио - һәм видеоархивлар кулланылган, театрлаштырылган тамашалар күрсәтелгән мондый очрашулар мәңге күңелләрдә саклана. Китапханәнең үз укучылары белән дуслыгы киләчәктә дә дәвам итәр, дип ышанабыз.
Р. БАЙБУРИНА,
Әлшәй биләмәара үзәк китапханәсе директоры.
Читайте нас: