Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
28 ноябрь 2018, 02:00

“Аңлармынмы йолдызларның өнсез телен...”

Күренекле шагыйрь, якташыбыз Шамил Анакның тууына 90 ел тулу уңаеннан Нигъмәтулла авылы китапханәсендә “Ул шигырьләрендә туган җиренә дан җырлады” дип аталган чара узды.

Күренекле шагыйрь, якташыбыз Шамил Анакның тууына 90 ел тулу уңаеннан Нигъмәтулла авылы китапханәсендә “Ул шигырьләрендә туган җиренә дан җырлады” дип аталган чара узды.
Китап укучылар белән очрашуга шагыйрьнең туганы Мәрьям Гөбәйдулла кызы Ганиева (Мәхмүтова) килде. Ул абыйсының тормыш юлы һәм иҗады турында сөйләде. Китапханәгә билгеле шагыйрь, бертуган абыйсы Әмир Мәхмүтовның (кызганычка каршы ул быел вафат булды) “Мәхмүт иле” дип аталган китабын бүләк итте. Анда Шамил Анакның балачак һәм үсмер еллары турында бик күп кызыклы хатирәләр урын алган.
Шамил Анак шигырьләрендә Туган илгә сөю, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, изгелек һәм явызлыкның мәңгелек көрәше чагылыш тапты. Аның шигърияты үзенчәлекле, фикерләү киңлеге – “комнан галәмгә кадәр”, тирән фәлсәфәви эчтәлекле булуы белән аерылып тора.
Кичәдә шагыйрьнең “Зәңгәр Өчтүбә иле”, “Торналар җыры”, “Юл читендә кояш” шигырьләре яңгырады, китап укучылар өчен күргәзмә дә оештырылган иде.
Гүзәл ӘХМӘДЫШИНА,
китапханәче.
Нигъмәтулла авылы.
Читайте нас: