Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Һәркөн монда - үзе бер бәйрәм

Раевка 3нче балалар бакчасы үз ишекләрен ачуга да биш ел үтеп китте.

Раевка 3нче балалар бакчасы үз ишекләрен ачуга да биш ел үтеп китте. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өчен бу көндәлек тырыш хезмәттә үткән бай эчтәлекле еллар, педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр белән горурлану, бәхетле минутлар кичерү мизгелләре булды
2014 елда ике катлы бинага капиталь ремонт ясалып, яңартып төзегәннән соң 105 урынлык балалар бакчасы ачылды. Шул вакыттан алып монда бик күп вакыйгалар булып узды, балаларны тәрбияләү һәм үстерү алымнары камилләште. Әмма иң мөһиме –ул нәниләрнең икенче туган йортына әйләнде, без, ата-аналар да, балаларыбыз өчен куанып бетә алмыйбыз.

Монда бакча мөдире Э. М. Газиева җитәкчелегендә үз һөнәрен бөтен күңелен салып башкарган кешеләр эшли. Балалар бакчасының һәр бүлмәсен, һәр почмагын уңайлы итү өчен бар тырышлыгын салган алар. Эльвира Муса кызы мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә егерме елдан артык хезмәт сала. Балалар тәрбияләүгә барлык куңелен биргән һәм коллегаларына, ата-аналарга ихтирамлы мөнәсәбәттә булган педагогка новаторлык һәм иҗат, таләпчәнлек, осталык, һөнәренә тугрылык һәм эрудиция кебек матур сыйфатлар хас. Аның җитәкчелегендә бу учреждение күп тапкыр төрле конкурсларда җиңде һәм призлар яулады.

Бакчаны төзекләндерүдә ата-аналар да зур ярдәм күрсәтә. Гомум тырышлык белән агачлар, куаклыклар утыртылды, чәчкә түтәлләре ясалды, сюжетлы, дидактик һәм хәрәкәтчән уеннар өчен киемнәр тегелде, кул эшләре эшләнде.

Монда эшләгән һәр хезмәткәр үз эшен җаваплы башкара, нәниләргә сөю һәм хөрмәт белән карый, үзаллы шәхес формалаштыру өчен ныклы нигез салына. Балаларының зур теләк белән бакчага баруларына сөенгән, һәркөн иртән аларны тәрбиячеләрнең түземсезләнеп көтүләрен белгән ата-аналарның ихлас рәхмәт сүзләре педагогларның хезмәтенә иң зур бәһа булып тора.
Зур ихтирам белән ата-аналар комитеты.
Читайте нас: