Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
8 ноябрь 2019, 02:00

Мостай Кәримне искә алып

Безнең мәктәптә яраткан язучыбыз Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган чара уздырылды.

Безнең мәктәптә яраткан язучыбыз Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган чара уздырылды.


Башкорт теле укытучысы В. М. Насретдинова язучының тормыш юлы белән таныштырып үтте. Экранда бер-бер артлы рәсемнәр алмашына: менә язучының туган авылы, менә аның туганнары, якыннары, әсәрләре исемлеге. Укытучы язучының шигырьләрен башкорт телендә укып ишеттерде.


Чараның аерым бер бизәге язучының “Безнең өйнең яме “ китабы буенча куелган өзек булгандыр. 5 сыйныф укучылары бик килештереп, чын артистлар кебек уйнадылар.


Чара тәмам булгач, укучылар диктант язырга әзерләнделәр. Язучының “ Безнең өйнең яме” китабыннан бик матур өзек сайлап алынган иде. Өзектә бәләкәй малай Җәмилнең уй-кичерешләре, әнисе Көнбикәнең украин кызы Оксананы алырга китәргә әзерләнүләре турында язылган. Укучылар белән бергә укытучылар да диктант яздылар.


Чара бик күңелле үтте. Мостай Кәримгә багышланган бу чара укучылар күңелендә озак сакланыр.


Ф. Н. Исламова,

Мәндән мәктәбе укытучысы.
Читайте нас: