Шушы көннәрдә мәктәп укучылары “Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит!” гомумрусия акциясендә катнашты. Башлангыч сыйныфларда "Начар гадәтләр"дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. 5-9нчы сыйныф укучылары видеофильм карады. Сыйныф җитәкчеләре А. Р. Мөхәммәтшина һәм Г. М. Ситдыйкова әзерләгән мәгълүматны балалар кызыксынып тыңлады.