Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
1 апрель 2020, 11:10

Өч бертуган төрек кызы тарихы

Район гәзите редакциясенең электрон почтасына Бөре шәһәрендә яшәүче Вәридә Габитовадан гадәти булмаган хат килде.

Район гәзите редакциясенең электрон почтасына Бөре шәһәрендә яшәүче Вәридә Габитовадан гадәти булмаган хат килде. Ул Төркиядә туган әтисе яклап туганнарын эзли. Берничә ел дәвамында Вәридә Сабир кызы зур тикшеренү эше алып барган. Эзләнүләре аны безнең районга алып килгән.
“Хөрмәтле әлшәйлеләр! Мин сезгә бик мөһим үтенеч белән мөрәҗәгать итәм, - дип яза Вәридә Габитова. – 1916 елгы хәрби хәрәкәтләр вакытында минем картәниемне Русия солдатлары ике ике сеңелесе Шәфыйга һәм Мәүлит белән Төркиядән, Байбурт шәһәреннән алып чыга.
Ул вакытта минем картәниемә 20 яшь тирәсе, Шәфыйгага – 16-18, Мәүлиткә (аның Мәүлүдә яки Мәүлидә булуы мөмкин) 5-7 яшь кенә була. Мин ни өчен аңа ирләр исеме бирдегез, дип сорагач, картәнием, ул Мәүлит аенда дөньяга килде, дип җавап бирә иде.
Аларның әтиләре мәчеттә имам булган. Аның исеме Мустанчы улы Кучага булган, һәм аңа Баба әфәнде, дип мөрәҗәгать иткәннәр, әниләренең исеме Мауш булган. Туу турында таныклыкта картәниемне Рәфига Бабаәфәнде кызы дип язганнар. Аның кыска гына сөйләүләреннән мин менә нәрсәләр ачыкладым. Истәлекләр аңа җиңел бирелмәде, ул һәрвакыт елый торган иде.
Сеңелләре белән Рәфига, фараз ителүенчә, Аксен станциясендә хушлашкан. Аны Стәрлебаш районының Тәтер-Арслан авылына кадәр алып барганнар һәм ул шунда калган. Бик озак җәфаланып йөргәннән соң ул Федоровка районының Коры Изәк авылына барып чыккан. Анда минем картәтием белән танышып, аңа кияүгә чыккан. Берникадәр вакыттан соң минем әтием якты дөньяга аваз салган.
Бертуганнарны аерганда аларга бер-берегездән ерак яшәмәячәксез, ат белән барганда нибары ике көнлек юл, дигәннәр. Сеңелләремнең сезнең районда калуына ышанмыйм, аларны Ырынбур өлкәсенә алып китүләре ихтимал. Мин сезгә кем дә булса үз туганнарыннан шушы тарих турында бәлки ишеткәндер, дигән өмет белән мөрәҗәгать итәм. 1916 елгы рус-төрек сугышында катнашкан яугирләр турында теләсә нинди мәгълүмат тә миңа ярдәм итәчәк. Шушы көннәрдә Русия дәүләт хәрби-тарих архивыннан Бейбурт шәһәрендә подполковник Фоменко җитәкчелегендә 13нче төрек укчылар полкы торуы турында мәгълүмат алдым. Әгәр бу мөһим булса.
Мин Рәфиганың бердәнбер оныкасымын, үз туганнарымны табарга өметләнәм. Әгәр нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, миңа хәбәр итегез, зинһар. Телефон номерын район гәзите редакциясендә алырга була”.
Рәфига Йосыпова. Бу чибәр төрек кызы кашлары арасында миңе булуы һәм озын куе чәчләрен өч толым итеп үрүе белән аерылып торган.
Читайте нас: