Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Фәһемле дәрес үтте

Шушы көннәрдә Мәндән мәктәбенең тарих фәне укытучысы Шәвәлиева Р. Р. 5-9нчы сыйныфларда "Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә - 75 ел" дип аталган темага ачык онлайн-дәресләр үткәрде.

Шушы көннәрдә Мәндән мәктәбенең тарих фәне укытучысы Шәвәлиева Р. Р. 5-9нчы сыйныфларда "Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә - 75 ел" дип аталган темага ачык онлайн-дәресләр үткәрде.
Дәреснең максаты: укучыларда Бөек Ватан сугышы һәм аның геройлары турында күзаллауларын формалаштыру; Җиңү көненең илебез үсеше тарихында нинди зур тарихи әһәмияткә ия булуын күрсәтү; Ватаныбыз тарихына карата кызыксыну тәрбияләү. Дәрес «День Победы» җырын тыңлаудан башланды, дип хәбәр иттеләр безгә Мәндән мәктәбеннән. Арытабан укучылар сугыш башлану турында видеофильм карады. Германия һәм СССР көчләренең хәрәкәт картасын өйрәнде. Презентация барышында Башкортстан Республикасы һәм Әлшәй районы геройлары белән танышты. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларын хәтергә төшерде, аларның исемнәре обелискка уеп язылган. Сугыш тәмамланганга 75 ел үтсә дә, халыкның каһарманлыгы беркайчан да онытылмаячак.
Читайте нас: