Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яңа караш белән багам дөньяга

Кызганычка каршы, кайсыбердә тормышыбызда иң мөһим булган нәрсәләрне көндәлек мәшәкатьләр артында калдырабыз.

Кызганычка каршы, кайсыбердә тормышыбызда иң мөһим булган нәрсәләрне көндәлек мәшәкатьләр артында калдырабыз. Сул күзем начар күрә башлаганга кадәр Раевка дәваханәсенең 30нчы санлы офтальмология кабинеты һәм табибның исеме язылган табличкага мин әллә ни игътибар бирми идем...
Бу кабинет ишеге төбендә гадәттәгечә кеше күп иде, чиратыңны көтеп торган арада моңа кадәр бөтенләй ят булган кешеләр белән якыннан танышып китәсең. Һәм менә мин кабинетка керәм. Күз табибын күрү белән шунда ук дулкынлануларым юкка һәм мин барысы да яхшы булачагын аңлап үз-үземне тынычландырам.
Табиб командасы буенча утыргычка утырып уң күземне каплыйм да, күрү сәләтен билгеләүче таблицага карыйм. Иң өстәге эре итеп язылган Ш һәм Б хәрефләре, мине аптырауга салып, томан эчендә калды, калган хәрефләр бөтенли югалды.
Табиб караңгы бүлмәдә күзне махсус корамаллар – микроскоп, лупа, инфракызыл лампа ярдәмендә игътибар белән карады да: “Әйе, сезнең күз ясмыгыгыз тоныкланган”,- дип “хөкем карары” чыгарды. Ниһаять, чиремнең сәбәбе ачыклангач, җиңелрәк булып калды, димәк дәвалау юллары да бар. Миңа «зарарланган детальне алыштырып булуы мөмкин” икәнлеге турында аңлаттылар.
Соңрык, махсус әдәбият укып, күзнең төзелешен тирәнрәк өйрәнә башладым һәм безнең күзләрнең бик күп “запас детальләрдән” – күз мөгезчәсе, күз карасы, ясмыгы, төсле катламыннан, челтәр катлаудан торуын белдем. Медицина заманча җиһазлар һәм югары класслы белгечләр ярдәмендә күзне – катлаулы механизмны “сүтәргә, ремонтларга һәм җыярга” өйрәнгән икән.
Тормышымның яңа чоры - алда булачак операция һәм аның нәтиҗәләре турында уйлана башладым.
Иң авыры күз ясмыгын алыштыру буенча биш сәгатьтән ун сәгатькә кадәр сузылган операция түгел, ә чикләүләр (физик киеренкелек, көчле яктылык, кояш нуры, температураның үзгәреп торуы, төтеннең, реактивларның, алкогольнең тәэсире) чоры булды.
Минем өчен шушы җиңел булмаган, көн белән төннең көрәшкән мәлендә, дәваханәгә йөрүләр, хәлемне аңлап торган табибларның җылы карашы, ягымлы сүзләре һәм түземлелеге мине тынычландыра иде.
Кеше авырган вакытта үзенең көчсезлегеннән бала кебек, көйсезләнә башлый, нәкъ шул вакытта медицина хезмәткәрләренә аны тынычландырырга, килеп туган фаҗиганең масштабын бәһаларга һәм дәвалау алымнары билгеләргә кирәк, ә бу эшләрне безнең офтальмологлар һәрчак уңышлы башкара.
Көн саен аларның кабинеты алдында торучы авыруларның саны арта бара, әмма табиблар сабыр гына, бер нәрсә дә таләп итми, үзләренең эшләрен дәвам итә.
Мин һәрвакыт бу бүлмәгә кергән саен, табибларга бернинди дә заманча технологияләр дә, яңа җиһазлар кирәкмәгән кебек тоелды, чөнки алар бөтен нәрсәне дә алдан күреп белә һәм Ходай Тәгалә үзе аларга ярдәм итәдер кебек.
Менә минем өчен бераз сагышлы көн килеп җитте, дәвалану курсларым тәмамланды һәм шундый тылчымчылар белән, бу сүзне бер дә курыкмыйча әйтә алам, хушлашырга тиешмен. Күрү сәләтем кире үз хәленә кайтты, әмма чын йөрәктән олы рәхмәтемне җиткерәсе килгән офтальмологларның җиңел булмаган хезмәте турындагы уйларым күңелемнән бервакытта да җуелмый.
Дәваханә коридоры буйлап атлап киләм, ике күземнән дә мөлдерәп яшь ага.
Безнең Раевкада шундый гади, тыйнак, изге күңелле, әмма тирән белемле, офтальмолог исемен горур йөрткән һөнәр ияләре булганда мин киләчәккә зур өметләр белән карыйм!
Флорид ТИМЕРБАЕВ,
Раевка авылы.
Читайте нас: