Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
10 август 2020, 11:55

Кое янында чиләкле яшь киленнәрне күрергә хыялланам

Слак авылы халкы җимерелгән коены тергезде.

Күптән түгел редакциягә Уфадан хат килде. Аның авторы Зәмирә Сәфәргалиева безнең белән шатлыклы хәбәрен уртаклашкан. Ул туган авылы Слакта күмәк көч белән иске коены тергезүләре турында яза, аны төзүдә кайчандыр әтисе, фронтовик Яхин Әхияр Зиннәт улы да катнашкан була. Хат авторы чыганакны төзекләндерү инициативасын күтәреп чыккан. Аның тәкъдимен күршеләре дә, Яшел урамында яшәүчеләр дә хуплаган.
«Дәһшәтле сугыш беткәнгә дә 75 ел узган. Бу бәйрәмгә бөтен ил әзерләнде. Туган Башкортстаныбызда гына, коронавируска карамастан, күпме төзелеш эшләре җәелдерелде, күпме яңалыклар кертелде. Мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр төзелде, парклар булдырылды, юллар төзекләндерелде...
Туган Әлшәй районына кайкан саен шатланып бетә алмыйм. Урамнары төзек, заманча матур йортлар тезелеп киткән, иксез-чиксез иген басулары гөрләп тора, сокланып карап барасың. Әйе, менә шундый матур тормыш өчен безнең әти - картәтиләребез Бөек Ватан сугышында алышты. Алар туган җиребезне фашист илбасарларыннан саклап калу өчен төрле фронтларда канкойгыч алышларда катнашкан. Бик күп орден-медальләргә лаек булган әтием, Бөек Ватан сугышы ветераны Яхин Әхияр Зиннәт улы да дәһшәтле сугыш юлын үтеп, Җиңүгә үз өлешен керткән. Ул бәхетле озын гомер кичереп, 94нче яшендә вафат булды. Мин әткәемнең якты истәлегенә Слак авылының иң матур урамнарының берсе – Яшел урамындагы коены төзекләндергә карар иттем.
Бу коены 1970 елда әтием Әхияр Яхин, Мидхәт Бакиров, Ришат Вахитов, Рифкат Дәүләтов казып, таш белән күтәрткән һәм бура куйган. Аның тирәнлеге - 20 метр. Суы һәрвакыт чиста һәм тәмле булды. Инде күпме еллар үтеп киткән, күпме кеше аннан су эчкән… Илле ел дәвамында бу кое бик искергән иде. Авылда су бәйле проблема юк, һәркемнең йортында үз коесы бар. Урамыбызның ике ягында да чишмә челтерәп ага. Әмма күпләр, элеккечә, шушы кое суын эчә. Туган ягыма кайткан саен шул коены күреп йөрәгем әрнеде, ул җимерелеп төшәр дә, күмеп куярлар кебек иде. Шуны уйлаганнан соң, бу коега икенче гомер бүләк итәргә булдым.
Минем тәкъдимемне күршеләрем дә хуплады. Авылның тырыш егетләре Тәлгать Сафин, Азат Лотфуллин, Ринат Дәүләтов һәм шушы урамда яшәүчеләрнең күбесе ярдәм кулы сузды, мин аларга бик рәхмәтлемен», - дип яза Зәмирә апа.
Яшел урамындагы шаулап үскән таллар уратып алган яңартылган коега элеккеге кебек яшьләр килен төшергәндә янә сыгылмалы көянтәләренә бизәкле чиләкләрен асып килен суына килерләр, дип өметләнә Зәмирә Әхияр кызы. Без дә Замирә Сәфәргалиеваның хыялы һичшиксез тормышка ашыр, дип ышанабыз.
Ә сезнең авылларыгызда нинди яхшы яңалыклар бар? Сездән дә хәбәрләр көтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз. Язып җибәрегез, ә без аларны гәзитебез битләрендә мотлак бастырачакбыз.
Слак авылының Яшел урамындагы яңартылган кое.
Читайте нас: