Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
14 сентябрь 2020, 12:40

Авылыбызның уңган хуҗабикәләре

Пандемия чорында да авылларда мәдәният учакларының эше тукталмады, үзаллы изоляция режимы кертелсә дә, гадәттәгечә эшебезне дәвам иттек.

Пандемия чорында да авылларда мәдәният учакларының эше тукталмады, үзаллы изоляция режимы кертелсә дә, гадәттәгечә эшебезне дәвам иттек. Безнең Түбән Әүрез авылы мәдәният йорты республика, район күләмендә үткәрелгән онлайн чараларда актив катнашты. Авылдашларыбызга “Авылымның уңган кызлары-киленнәре”, “Мин җәйдә калам”, “Оста куллар” кебек конкурслар һәм башка бик күп кызыклы сәхифәләр тәкъдим иттек.
Район гәзите битләрендә “Авылыбызның уңган кызлары-киленнәре” конкурсы турында сөйләргә телим, бу бәйгедә, чынлап та, Түбән Әүрезнең иң уңган кыз һәм киленнәре актив катнашты.
Аларның берсе – Алена Фазылова. “Чиләгенә күрә капкачы – бәхетнең менә шулдыр ачкычы”. Мәкаләм геройлары шушы мәкальнең ачык мисалы. Тормыш иптәше Владик белән җиң сызганып, тырышып дөнья көтәләр, ике малай, ике кыз үстерәләр. Балалары яхшы укый, кызлары Эвелина мәктәптә, авыл мәдәният йортында һәм районда уздырылган концертларда актив катнаша.
Владик - балта остасы, эретеп-ябыштыру эшләрен дә башкара. Алена балаларын тәрбияли, яшелчә-җимеш, күз явын алырлык аллы-гөлле чәчкәләр үстерә. Уңган гаилә безнең авылда йорт сатып алып, аны зурайтып төзеп тә куйды, кечкенә кибет тә ачтылар.
Хуҗалары турында белү өчен аларның йортына, ихатасына, каралты-кураларына бер караш салу да җитә. Сәлимҗановларның да шулай. Рәсимә апа тормыш иптәше Рәмис абый белән хаклы ялга чыккач авылыбызга әниләре янына кайттылар. Бер ел эчендә Әдия әбинең йортын танып та булмаслык гөлбакчага әверелдерделәр. Күз явын алып торган чәчкәләр, бизәлгән түтәлләр, әкияти сыннар бар. Өйләренең тәрәзәләре, коймалары татар бизәкләре белән бизәлгән. Бакча уртасында борынгыча ясалган кое. Яшелчә бакчасыннан чыккан юлда Әремә чишмәсе челтерәп агып ята, Рәмис абый искиткеч матур күпер ясап куйган. Бу эшсөяр гаиләне, уңган хуҗабикәне күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин.
Конкурста катнашкан уңган киленнәребезнең берсе – Лариса Хәмидуллина, ул мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Тормыш иптәше Ильмар белән тату гаиләдә өч кыз тәрбиялиләр. Искитәрлек зур йорт салып керделәр, бакчаларында төрле чәчкәләр, яшелчә-җимеш үстерәләр, күп итеп мал-туар асрыйлар. Ничек барысына да өлгерәләрдер.
Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди өлкәннәр, ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Авылыбызның уңган килене Зөлфирә Шайхлисламова таулы Кыргызстанда туып-үскән, мәктәпне тәмамлаганнан соң тегүче һөнәрен үзләштергән. Гаилә хәлләре буенча Түбән Әүрезгә күченгән. Киленебез яшелчә, җимеш-җиләк үстерә, ә чәчкәләренең ниндие генә юк! Зөлфирә кул эшләренә дә бик оста, бәйләм бәйли, сәйлән белән чигә, аның эшләрен онлайн-күргәзмәгә куйдык. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Тормыш иптәше Әхәт абый белән Илгизә исемле кыз үстерәләр, әниләре Бүләк апа белән яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерәләр.
Хәзер заманы шулмы, ишек-капканы бикләп яши авыл халкы. Ә бу гаиләдә капкалары да, күңелләре дә һәрчак ачык. Хуҗабикә Рәсимә Шәйбәкова уңганлыгы белән сокландыра. Йорт-җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Бакчаларында җимеш-җиләк агачлары мул уңыш белән сөендерә, мал-туар, кош-корт асрыйлар. Кечкенәдән эшләп үскән Резида апа кызлары Наилә белән уллары Айнурда да хезмәткә сөю тәрбияли. Ачык чырайлы, киң күңелле хуҗабикә искиткеч тәмле, телеңне йотарлык ризыклар пешерә. Онлайн осталык сәгатендә ул “Фәрештәнең күз яше” дигән ләвеш пешерү серләре белән уртаклашты.
Күпләр авылда умартачылык белән шөгыльләнә, шуннан зур табыш ала. Айгөл белән Флюр Шараповлар шундый гаиләләрнең берсе. Бал кортларын карауның нечкәлекләрен алар авылның өлкән умартачыларыннан өйрәнгән. Үзләре дә бал кортлары кебек уңган, тырыш. Бу эшкә ике кызларын һәм уллары Алмазны да өйрәткәннәр. Йорт-җирләре төзек, бакча үстереп, мал-туар, кош-корт асрап, бал кортлары үрчетеп матур итеп яшәгән бу гаиләгә сокланмау мөмкин түгел.
Авылыбызда шундый уңган, тырыш кешеләр бик күп, мин әле аларның берничәсе турында гына яздым. Әмма бездә берни дә эшләргә теләмәгән, әниләренең пенсиясен көтеп яткан, мал асрамаган, бакча үстермәгән аналар да бар. Шул аналар балаларына нинди тәрбия бирә алсын? Шәхси үрнәкне балалар иң беренче гаиләдә ала бит. Авылда яшәгән, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә тормышта зур уңышларга ирешкән, безнең конкурста актив катнашкан уңган апалардан үрнәк алсыннар иде, дигән теләктә калабыз.
Светлана МУЛЛАГАЛИЕВА,
Түбән Әүрез авылы мәдәният йорты мөдире.
Читайте нас: