Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
15 октябрь 2020, 21:00

Онытылмас тәэссоратлар

Пандемия вакытында бераз туктап торганнан соң “Шафран” шифаханәсе янә үз эшен башлады.

Пандемия вакытында бераз туктап торганнан соң “Шафран” шифаханәсе янә үз эшен башлады. Барлык санитария-эпидемиология нормаларын күзәтеп, бүген монда ял итүчеләрне киң колач белән каршы алалар.
Ерак юлдан арып килгән кешеләр шифаханәнең авыруларны кабул итү бүлегенә керү белән үзләрен икенче мохиткә килеп эләккәндәй тоя. Регистратурада аларны ихлас елмаеп каршы алалар, арытабан ашханәгә җибәрәләр. Монда инде барлык ару-талуларың кул белән сыпырып алгандай юкка чыга. Бүлмәләрдә бик уңайлы, телевизор, душ бар, һәр җирдә пөхтәлек һәм чисталык.
Кухня эшчеләре аерым мактауга лаек – монда бик тәмле итеп, төрләндереп аш-су әзерлиләр, официантлар да итәгатьле. Диета төзүче шәфкать туташлары да һәркем белән яхшы мөнәсәбәттә.
Табиб билгеләгән дәвалау алымнары белән барысы да канәгать. Кешеләргә игътибарлы, шәфкатьле, үз эшен яхшы белгән чын һөнәрмәннәр хезмәт сала шифаханәдә. Кырык елдан артык шунда эшләгән табиб Х. И. Кодабаев, Р. Р. Мифтахов, С. В. Камалова, А. Р. Шәрипова, А. О. Юлдашбаевны бик күпләр мактап телгә ала.
Шифаханәдә ял итүчеләр поликлиника персоналына, шәфкать туташлары һәм санитаркаларга да бик рәхмәтле. Бер сүз белән әйткәндә, монда тату, тырыш коллектив тупланган. Шифаханә хакимияте - баш табиб Г. Х. Ибраһимовка һәм уның урынбасары А. Р. Мөхәммәтҗановага да аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Әйткәндәй, мондагы сулап туймаслык саф һава, хуш исле үләннәр һәм хозур табигать тә дәвалый. Йөзьяшәр чыршылар һәм карагайлар үскән урман янында көтү-көтү елкылар йөргән иркен далалар җәйрәп ята. Кымыз - шифаханәдә төп дәвалау чараларының берсе. Монда килгән һәркем җыр яки шигырь язып, картиналар төшереп, яисә агач, чәчкәләр утыртып үзенең рәхмәтен җткерергә, күңел җылысын калдырырга тырыша. Шифаханә клубында Әлшәй рәссамы Б. И. Змейкинның натюрмортларын күрергә мөмкин, бихисап нәфис әдәбият тупланган китапханәдә гомерен шушы шифаханәгә багышлаган Л. И. Пономаревка бюст куелган, аны кайчандыр шунда ял иткән бер скульптор эшләгән. Урындагы осталар да читтә калмый, кемдер яшен аткан имән агачын юнып, бик матур итеп урман сакчысы - Шүрәле сынын ясап куйган.
Кичләрен монда дискотека була, үзешчән сәнгать осталарының концертында чыгыш ясап, үз сәләтеңне күрсәтергә дә мөмкин. Профессиональ артистлар да шифаханәгә еш килеп тора. Первоуральск поселогыннан берничә ел элек шифаханәдә ял иткән бард җырларын башкаручы артист шушы хозур табигать кочагында урнашкан башкорт җире, Шафран авылы турында җыр да язып калдырган. Хәзер монда үткән һәр чарада шушы җырны башкаралар.
Шифаханәдә ял итүчеләр моңлы көйне тыңлап, бәрәкәтле, савыктыручы Шафран җиренә тагы да бер килергә дигән теләк белән өйләренә таралыша.
Любовь ПОЛЯНКИНА (Чиләбе), Елена ВОРОНЦОВА һәм Зөһрә СӨЛӘЙМАНОВА (Уфа), Минзилә ИШЕМБӘТОВА (Красноусол), Гөлсу һәм Айрат КУРМЕЕВЛАР (Слак), Галия АЛТЫНЧУРИНА, Рәвис ГАЗИЗОВ (Октябрьский).
Читайте нас: