Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
26 декабрь 2020, 12:51

Кызыклы экскурсия үтте

Шушы көннәрдә Нигъмәтулла авылы китапханәсе китапханәчесе Гүзәл Рәис кызы Әхмәдышина фәһемле экскурсия үткәрде.

Шушы көннәрдә Нигъмәтулла авылы китапханәсе китапханәчесе Гүзәл Рәис кызы Әхмәдышина мәктәп укучыларына авыл мәдәният йортында урнашкан туган якны өйрәнү почмагына «Үткәннәрне белмәгән кеше, берни дә белми» дип исемләнгән мини-экскурсия үткәрде. Ул кызларны борынгы чигү үрнәкләре, милли киемнәр һәм өй җиһазлары белән таныштырды. Үсмерләрне халык традицияләренә, мәдәният чыганакларына җәлеп итү буыннарның тарихи хәтерен, заманнарның өзелмәс бәйләнешен саклау, һәр кешедә үз-үзеңә хөрмәт һәм абруй тәрбияләү өчен мөһим. Укучылар үзләренә кызыклы мәгълүмат алды.
Читайте нас: