Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
25 февраль 2021, 17:00

Үтәлергә тиеш амәнәт

Күңелемдәгене ачып салам

(Күңелемдәгене ачып салам)
Бу хәл Пакистанда 1952 нче елның 21нче февралендә була. Бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, юкка чыгып баручы телләрне саклау һәм үстерү максатыннан, 1999 нче елда 21 нче февраль Бангладеш тәкъдиме белән ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. “Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора, һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез”, - ди ЮНЕСКОның Генераль директоры Коитиро Мацуура үзенең махсус мөрәҗәгатендә.
Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз ул. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “нәнәй”, “картәти“ сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Бу сүзләр безнең йөрәгебездә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Туган, үскән ил, җирнең якынлыгын иң элек шушы тел ярдәмендә тоябыз.
Ә бит Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Х. Мөҗәйләрнең татар телендә язылган шигырьләре фашистларның тимер ишекләреннән, гильотиналарыннан да көчле булдылар. Бүген килеп без телебезне югалтып барабыз. Мин белгән күп кенә татар гаиләләрендә дә туган телләрен белмәмешкә салышып, башка телдә аралашучылар бар. Әллә үз телләреннән оялалармы икән соң? Мин андый кешеләрне бер дә хупламыйм. Әгәр дә милләтнең теле кулланылмый башласа, тел юкка чыгарга да мөмкин бит. Тел бетә икән, ул халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә бетә дигән сүз. Шулай итеп, милләт тә үзеннән-үзе үлемгә дучар була. Тел саклансын өчен ул тулы хокуклы аралашу чарасы булырга, тормышның күп өлкәләрендә кулланылырга тиеш. Һәм дә һәрбер кеше үзенең туган телендә иркенләп, горурланып сөйләшсә иде.
Әйтергә кирәк, халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар. Шуңа күрә дә, безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Галимнәр фикеренчә, үз туган телендә белем алу балага җиңелрәк бирелә һәм үзләштерү, аңлау дәрәҗәсен арттыра икән. Үз туган телеңең кешегә тәээсир көче дә көчлерәк.
“Һәрбер халыкның үз Рух кошы була. Һәр халык аның белән барлыкка килә. Әгәр кешеләр һәрвакыт үз телендә сөйләшсә, җырласа, иҗат итсә, Рух кошы кешеләргә куәт, көч бирә. Чит тарафларга чыгып киткән кешеләрнең Рух белән бәйләнеше өзелә, шуңа кешеләр сагына башлый. Әгәр кешеләр телен, моңын онытса, Рух кошы хәлсезләнә, тора-бара үлә. Димәк, милләт буларак халык та юкка чыга”. Менә шушы риваятьне дә без исебездән чыгармасак иде. Чөнки безнең ата-бабаларыбыз ничәмә буын аша безгә иң зур хәзинә булган телебезне изге амәнәт итеп калдырган.
Сүз уңаенда шуны әйтеп китү урынлы булыр: Җир шарында, үзенең зур диалектлары белән, 5 мең 500 тел бар дип исәпләнелә. Юнеско билгеләве буенча, шулардан 14 телдә (гарәп, рус, немец, инглиз, француз, итальян, испан, португал, кытай, япон, татар, урду (Пакистан), бенгал (Бангладеш), һинд) дөнья халкының 70 проценты сөйләшә. Ә татар теле - зур үсешкә ирешкән әдәби тел, фән, философия, техника теле, абстракт фикерләрне тәфсилләүче тел. Югыйсә ул дөньякүләм әһәмияткә ия булган тел итеп саналмас та иде.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: тел күбрәк кулланылган, күбрәк хәрәкәттә булган саен, шулкадәр тизрәк үсә, структур яктан камилләшә бара. Димәк, татар халкында киң таралган
“Хәрәкәттә - бәрәкәт” дигән мәкальне тел үсешенә карата да кулланып була икән.
Ана сөте белән иңгән телгә
Берүк, бала. итмә хыянәт.
Сакла телең, татар баласы,
Бу-үтәлергә тиеш амәнәт.
(Галия Гайнетдинованың “Үтәлергә тиеш амәнәт” шигыре кулланылды.)
Гүзәлия Гыйззәтуллина-Хәйбрахманова.
Раевка авылы.
Фото: dancedb.ru
Читайте нас: