Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
26 февраль 2021, 14:10

Кулларыннан гөлләр тама, йөзендә ай нурлары...

Иске Вәсели авылында яшәүче Гафарова Җәүһәрә апа Вәли кызы турында әнә шулай диләр .

Кеше сокланырлык матурлык тудыра белүче кешеләр турында әнә шулай диләр. Тәрәзә төбендәге гөлләре кышын да шау-чәчәктә утырып, җәй көннәрендә ишегеалды аллы-гөлле чәчкәләргә күмелгәнгә, өендә үзе тудырган һәртөрле матурлык булганга гына түгел, нинди генә эшкә тотынса да, кулы ятып торганга, уңган булганга шулай диләр Иске Вәсели авылында яшәүче Гафарова Җәүһәрә апа Вәли кызы турында. Оста ханым бүлмә гөлләре, чәчкәләр үстерергә ярата, кул эшләренә дә оста ул. Аның өендә йөздән артык төрле гөл-чәчәк үсә. Кешенең кулына да карый диләр бит, аның чәчкәләре ел әйләнәсенә гөрләп үсеп утыралар. Аларның һәрберсенең чәчкә атканын күреп сөенәм, күңелләр күтәрелеп китә, ди ул. Афәрин, Җәүһәрә апа!!
Фотолар: https://ok.ru/profile/572134480454 алынды.
Читайте нас: