Шушы көннәрдә Мәндән авылы мәдәният йортында "Укучылар өчен халык мәдәнияте" акциясе кысаларында “Фольклор дәрес” узды. Аны мәдәният йорты мөдире Шавалиев Илгиз Хаҗи улы оештырды.
Хатын-кызларыбызга кышкы озын кичләрдә кул эше белән шөгыльләнүдән дә мавыктыргыч нәрсә юктыр. Бер яктан караганда бу - вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан - якыннарыңны матур-матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итү.
Чарага авылның кул эшләре остасы Галиева Мәнсүрә Әкрам кызы чакырылды. Ул халык һөнәрчелеге үсеше – ыргак һәм энә белән бәйләү турында сөйләде. Балаларга осталык дәресе бик ошады. Афәрин, Мәнсүрә апа!!!