Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Якташларыбыз өчен горурлык

Слак авылы мәктәбендә 2000 елда Баренц диңгезендә “Курск” атом су асты көймәсендә һәлак булган якташыбыз, мичман Наил Хафизов истәлегенә багышланган чара узды.

Слак авылы мәктәбендә 2000 елда Баренц диңгезендә “Курск” атом су асты көймәсендә һәлак булган якташыбыз, мичман Наил Хафизов истәлегенә багышланган чара узды.
Без барыбыз да бу фаҗигале көннәрне хәтерлибез, анда бөтен ил һәлак булган диңгезчеләр турында кайгырды. Алар 118 (!) кеше иде. Берсе дә исән калмады.
Кичәгә өлкән мичман Рәмил Хаҗигалиев, отставкадагы беренче статья старшинасы Фәнил Мәсәгутов, Наил Хафизовның дусты һәм хезмәттәше запастагы өлкән мичман Октябрь Ганиев чакырылган иде. Алар хезмәт иткән елларындагы бик күп кызыклы хәлләр турында сөйләде, Туган илебезнең булачак сакчыларына теләкләрен җиткерде.
Слак авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Марс Мөхтәсимов һәм мәктәп директоры Рита Шандинова чарага килүчеләрне җылы сәламләде. Балаларның чыгышлары бик дулкынландыргыч булды, патриотик темага шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Бу көнне шулай ук Наил Хафизовның сыйныфташы, 1979 елның 19 октябрендә фаҗигале рәвештә һәлак булган Идрис Хәйруллинның батырлыгын да искә алдылар. Армиягә чакырылгач ул Курил утрауларының берсе – Итурупта хезмәт итә. Диңгезчеләр экипажы катерны саклаганда бата. Идрискә бары тик 19 яшь була! Ике диңгезчене авылдашлары бер минут тын торып искә алды.
Кунаклар мәктәп музеенда да булды. Укучылар диңгезчеләр белән истәлеккә фотога төште.
Балалар өчен мондый чаралар бик мөһим. Нәкъ менә шундый очрашулар күңел кылларына кагылып, якташлары өчен горурлык хисе уята, Ватанга сөю һәм ватанпәрвәрлек рухы тәрбияли.
Илзидә ХӘЙРУЛЛИНА,
мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары.
Читайте нас: