Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәләтле балалар
15 Май 2018, 02:00

Тырышлык - зур ачышларга әйдәүче йолдыз

Быелгы уку елында Әлшәй укучылары Бөтенрусия олимпиадасы төбәк этапларыннан, төбәк һәм югары уку йортлары арасындагы олимпиадалардан 25 призлы урын алып кайтты.

Быелгы уку елында Әлшәй укучылары Бөтенрусия олимпиадасы төбәк этапларыннан, төбәк һәм югары уку йортлары арасындагы олимпиадалардан 25 призлы урын алып кайтты. Безнең укучылар биология, химия, информатика, тарих, рус, башкорт, татар теле һәм әдәбияты, черчение буенча иң яхшылары булды. Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин сәләтле балалар һәм аларның ата-аналары белән очрашты.
Быел укучылар Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында 11 призлы урын алды, өч – җиңүче, биш республика олимпиадалары призеры булды. Бөтенрусия дәрәҗәсендә югары уку йортлары арасындагы олимпиадаларда катнашучылар дүрт призлы урынга лаек булды һәм бер укучы финалга чыкты. Сәләтле кызларны һәм малайларны олимпиадаларга әзерләүдә бигрәк тә Раевка мәктәпләре, шулай ук Шафран, Аксен һәм Түбән Әүрез мәктәпләре аерылып торды. Ә призерлар саны буенча М. Буранголов исемендәге лицейга җитүчеләр булмады.
Балаларны һәм аларның әти-әниләрен, остазларын зур уңышлары белән котлап, район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, сез ныкышмалылыгыгыз һәм тырышлыгыгыз белән алар район данын күтәрәсез, ә бу, үз чиратында, еллар дәвамында талантлы һәм фидакарь укытучылар, аларның укучылары белән булдырылган мәгариф системасының югары дәрәҗәсен дә исбатлый, дип билгеләде.
-Бүген без сезгә хезмәтегез, яхшы укуыгыз һәм олимпиадаларда җиңүегез өчен рәхмәт белдерәбез. Районыбызда шундый сәләтле укучылар булуы белән чиксез горурланабыз. Сез – безнең алтын фондыбыз. Сезнең зур казанышларыгыз - укытучыларның тырыш хезмәте, әти-әниләрнең ярдәме һәм, әлбәттә, сезнең шәхси тырышлыгыгыз һәм максатка омтылучанлыгыгыз нәтиҗәсе ул. Сезгә киләчәктә гадәти булмаган фикерләү сәләте таләп иткән тормыш дигән олимпиадада да яңа үрләр яуларга насыйп булсын, - диде Дамир Радик улы.
Тантаналы шартларда олимпиада хәрәкәте лидерларына һәм аларның ата-аналарына район хакимиятенең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Лицейның 11нче сыйныф укучысы, биология, химия, информатика һәм математика фәннәре буенча призер, республика Башлыгы стипендиаты Рәмис Сәхибгәрәевка, шулай ук лицейдан 9нчы сыйныф укучысы, биология, башкорт теле, тарих һәм Башкортстан мәдәнияте буенча призер Әлия Хөсәеновага, 4нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы, хокук, финанс грамоталылыгы, финанс базары һәм финанс хезмәтләре кулланучылары хокукларын яклау буенча олимпиадалар призеры Даниил Осиповка, Түбән Әүрез мәктәбеннән тарихны яхшы белүче Сәлим Гыйззәтуллинга, татар теле һәм әдәбияты буенча призер Эльвина Шәрәповага, лицейдан черчение буенча иң яхшысы Айгөл Гуҗинага, бөек рус теле экспертлары Беник Фарманянга (2нче мәктәп) һәм Екатерина Лапинага (гимназия), кыскасы, бу көнне җыелган бөтен балаларга карап, бөек Ломоносов сүзләре белән: “Әлшәй җиренең дә үз Платоннары һәм зирәк акыллы Ньютоннары бар...” дип әйтәсе килә. Ә кем-кем, бу рус галиме тырышлык, хезмәт һәм максатка омтылучанлыкның олы ачышларга юл күрсәтүче йолдыз булуын анык белгән.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Читайте нас: