Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәләтле балалар
5 декабрь 2018, 02:00

Елмаеп яшәсен балалар

Дөньяда ярдәмгә һәм яклауга мохтаҗ сабыйлар бик күп, сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә алар исәбенә керә.

Дөньяда ярдәмгә һәм яклауга мохтаҗ сабыйлар бик күп, сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә алар исәбенә керә. Районыбызның балалар китапханәсе бу юнәлештә уңышлы эшләп килә, шундый нәниләр тормышта үзләрен ышанычлы һәм бәхетле тойсын, бер-бересе белән аралашсын өчен төрле чаралар үткәрә.
Мәсәлән, быел җәй Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ярдәме белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үчмерләр өчен республика реабилитация үзәге “Мин һәм гаиләм” проект-конкурсы оештырды. Анда “Гаилә елъязмасы” номинациясендә Урал Сәфәров беренче урын алса, Азалия Галиәкбәровага катнашучы сертификаты тапшырылды. Ә Анна Грачеваның “Хыялга табан - бөтен гаилә белән” эше Гран-прига лаек булды һәм кыз профилле шифаханәгә юллама белән бүләкләнде.
Анна һәм Урал инвалид балалар арасында узган республика иҗади конкурсында да уңышка иреште. Бу бәйгедә Башкортстанның 35 районыннан 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге йөзгә якын бала катнашты. “Акыл баскычлары” номинациясендә Урал Сәфәровка “Яраткан китабым “Урал батыр” эше өчен Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк һәм бүләкләү тантанасына чакыру кәгазе тапшырылды. Анна Грачева да иҗади эше өчен Рәхмәт хатына лаек булды.
Яшь китап укучыларыбызны жиңүләре белән ихлас котлыйбыз һәм киләчәктәд уңышлар телибез.
Е. ПИКАЛОВА,
Әлшәй биләмәара үзәк китапханә директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары.
Читайте нас: