Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәләтле балалар
6 гыйнвар 2019, 02:00

“Кремль чыршысы озак хәтеремдә сакланыр!”

Уку алдынгысы, берничә тапкыр олимпиадалар җиңеүчесе һәм призеры булган талантлы спортчы-баскетболчы, Раевка гимназиясенең җиденче сыйныф укучысы Денис Зыязетдинов илебезнең төп чыршысында булып кайтты.

Уку алдынгысы, берничә тапкыр олимпиадалар җиңеүчесе һәм призеры булган талантлы спортчы-баскетболчы, Раевка гимназиясенең җиденче сыйныф укучысы Денис Зыязетдинов илебезнең төп чыршысында булып кайтты.

Кремльдә үткән Яңа ел тантанасына Русиянең төрле төбәкләреннән биш мең ярымнан артык бала җыелды. Алар исәбендә Башкортстаннан 114 укучы – укуда, җәмәгать эшендә, иҗади һәм интеллектуаль эшчәнлектә, спортта уңышка ирешкән, төрле конкурслар һәм олимпиадаларда бер ничә тапкыр җиңү яулаган 4-7нче сыйныф укучылары, шулай ук балалар йорты һәм интернатларда тәрбияләнүчеләр, социаль яктан якланмаган гаиләләрдән һәм әти-әниләре “кайнар нокта”ларда һәлак булган балалар да бар.

Бик күп кыз һәм малайлар барырга хыялланган чыршы бәйрәмендә безнең Денис Зыязетдинов та катнашты. Мәскәүдән кайткач та, без аның тәэссоратлары белән уртаклашуын үтендек.

- Бу, чынлап та, минем өчен онытылмаслык сәфәр булды. Мин беренче тапкыр самолетта очтым, илебезнең башкаласы – Мәскәүне күрдем! Һәм, әлбәттә, тәүге тапкыр шундый зур бәйрәмдә катнаштым! – дип ихлас елмайып сөйли башлады Денис.

- Самолетта очу миңа бик охшады. Ә Мәскәү әкияттәге кебек – ул безне мең төрле төҫләр белән балкып каршы алды. Кремль сараеның бәйрәмчә бизәлгән фойесындагы Яңа ел чыршысына миллионлаган уенчык, озын-озын гирляндалар эленгән иде. Монда гаять зур күңел ачу программасы оештырылды. Бинаның һәр катында уен мәйданчыклары, техник, иҗади һәм сәнгать остаханәләре эшләде. Без төрле кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар уйнадык. Аннары “Җир планетасы сере” дигән тылсымлы Яңа ел әкияте башланды. Ә декорацияләр, костюмнар һәм геройлар искиткеч иде!

Без “Измайлово” кунакханә комплексында яшәдек. Төп Яңа ел иртәсеннән тыш, безгә “Бәләкәй йөрәк турында баллада” дип аталган театрлаштырылган тамаша күрсәттеләр, ул комплексның концерт залында узды. Арытабан мавыктыргыч экскурсия оештырылды һәм барысына да татлы бүләкләр тапшырылды.

Шундый соклангыч, әкияти бәйрәмдә катнашуым, анда яңа дуслар табуым белән бик бәхетлемен. Кремль чыршысы озак хәтеремдә сакланыр әле!

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Денис Зыязетдинов.

Автор фотосы.
Читайте нас: