Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәләтле балалар
5 апрель 2019, 02:00

Даниил – бөтенрусия олимпиада призеры

Һәр мәктәп укучылары белән дан тота. Раевка 4нче урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы Даниил Осипов белән бик горурлана.

Һәр мәктәп укучылары белән дан тота. Раевка 4нче урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы Даниил Осипов белән бик горурлана.


Гуманитар фәннәргә өстенлек биргән, аралашучан, тәвәккәл, эрудицияле һәм тирән белемле егет сәләтен олимпиадаларда гына күрсәтеп калмый, һәрвакыт үз фикерен яклый белә, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” кебек уеннарда һәм башка чараларда актив катнаша. Искиткеч зиҙенле булуы, зирәклеге, тырышлыгы Даниилга югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

Ул ел саен тарих, хокук һәм финанс грамоталыгы буенча бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының республика этабы призеры була. Быел да Д. Осипов-тарих һәм хокук буенча бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы һәм финанс грамоталылыгы буенча XIV бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары исәбендә.


Рәсимә СӘҮБӘНОВА,

мәгариф бүлеге методисты.
Читайте нас: