Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәләтле балалар
11 июль 2019, 02:00

Киләчәк проектын эшләдек

Без, район Пионерлар йортының “Эзләнү” студиясендә шөгыльләнүчеләр, Кушнаренко районында “ПромДизайнКвантум – Инженер каникуллары” дип аталган профильле сменада балалар техник иҗаты буенча “Технокемп” республика слет-лагеренда катнаштык.

Тәүге көн Танышулар көне булды. Вожатыйларыбыз кызыклы чаралар, дискотекалар үткәрде. “Һөнәрләр шәһәре”, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” һәм төрле станцияләр буйлап уеннар аеруча мавыктыргыч узды. Без картинг, ГТО нормаларын тапшыру буенча ярышларда катнаштык, бассейнга бардык.

Барлык балалар “Киләчәк лагере” проекты белән шөгыльләнде. Безнең команда кухняны һәм спорт мәйданчыгын яхшырту өстендә эшләде. Без бөтен лагерь макетын компьютерда төшердек, электрон презентация булдырдык. Заданиеләр катлаулы булса да, аларны уңышлы башкарып чыктык.

Профиль сменасы сизелми дә үтеп китте. Республикабызның төрле почмакларыннан килгән яшьтәшләребез белән бик нык дуслаштык, яраткан вожатыйларыбыз белән дә хушлашуы авыр булды.

Роман ИСАЕВ, Иван МАСЛОВ,

лагерьда катнашучылар.
Читайте нас: