Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәләтле балалар
29 ноябрь 2019, 12:25

Турист-туган якны өйрәнүчеләр фестивале

Миңа Краснодар өлкәсендәге “Смена” Бөтенрусия балалар үзәгенә бару бәхете тиде, анда яшь турист-туган якны өйрәнүчеләр фестивале узды.

Миңа Краснодар өлкәсендәге “Смена” Бөтенрусия балалар үзәгенә бару бәхете тиде, анда яшь турист-туган якны өйрәнүчеләр фестивале узды.
Мине “Смена”га Мәскәү шәһәрендә туган якны өйрәнү буенча тикшеренү эшләренең Бөтенрусия конкурсында җиңү яулагач чакырдылар, анда без май аенда Пионерлар йорты педагогы Зилә Зәкәрия кызы Җәлилова белән катнаштык. Бәйгедә мин “Чыганаклар” турист-туган якны өйрәнү профильле лагерының күпьеллык эзләнү-тикшеренү эше нәтиҗәсе – “Әлшәй районында Екатерина тракты” эшен тәкъдим иттем. Яшь турист-туган якны өйрәнүчеләр фестиваленең конкурс программасы бай эчтәлекле булды. Осталык сәгатьләре үткәрелде. Иҗади һәм фәнни конкурслардан тыш, “Юниорпрофи” кысаларында да чаралар оештырылды. Моның өчен балалар үзәгендә 20 кластерлы “Киләчәк паркы” булдырылды. Мин “Укы! Смена” мәгариф модуленә йөредем, анда катнашучыларга үз әсәрләрен бастыру мөмкинлеге бирелде. Шулай ук төрле акцияләр үткәрелде, аларның берсендә без Кытайдан килгән, рус классикасы белән кызыксынган кызның сорауларына җавап бирдек.
Күп походларга да йөрдек, Экономическая, Солдатская тауларына күтәрелдек, капитан Д. С. Калинин җитәкчелегендә десант төшкән урынга барып җиттек. Безнең алга маршрутны сурәтләү бурычы куеылды, анда Башкортстаннан килгән бөтен делегация төпле белем һәм тәҗрибә күрсәтте.
Осталар шәһәрендә һәр команда үз төбәге кәсепләрен күрсәтте. Русия халыкларының гореф-гадәтләре һәм йолалары күрсәтелде. Хәрби-патриотик һәм турист җырларын башкару конкурсында да катнаштык. Анапа шәһәр-курортына, герой шәһәр Новороссийскига һәм Геленджикка күчмә экскурсия оештырдык.
Конкурс программасы йомгаклары буенча мин җәяүлеләр туризмы техникасында өченче урынны алдым, яшь турист-туган якны өйрәнүчеләрнең “Эзләнүчеләр” өстәмә гомуми белем бирү программасы буенча уку үттем.
Мин “Эзләнү” студиясенә, педагог З. З. Җәлиловага Пионерлар йортында эзләнү-тикшеренү эше осталыгы һәм күнекмәләренә өйрәткәннәре өчен чиксез рәхмәтлемен.
Палина ҺАДЫЕВА,
Пионерлар йортында шөгыльләнүче.
Читайте нас: