Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәләтле балалар
1 июнь 2020, 20:00

Экология буенча олимпиадада ике тапкыр призер

Артур Юнысов гимназиянең 10нчы “б” сыйныфында укый.

Артур Юнысов гимназиянең 10нчы “б” сыйныфында укый. Аның яраткан фәннәре – химия һәм биология, ул ике ел рәттән укучыларның экология буенча Бөтенрусия төбәк олимпиадасында (укытучысы Н. З. Гәрәева) призер булды
Шушы көннәрдә Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте буенча Бөек Ватан сугышына багышланган республика дистанцион олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды. Анда да Артурның эше (җитәкчесе И. Г. Юнысова) иң яхшылар исәбенә керде.
Моңүа кадәр Артур Юнысов “Минем гаиләм һәм сугыш” проекты белән ХIV Бөтенрусия “Талантоха” иҗади конкурсында катнашты һәм икенче урын яулады. Моннан тыш, егет тарих, инглиз теле, рус теле һәм әдәбитяы буенча муниципаль олимпиадада - призер, яшәү хәвефсезлеге нигезләре фәненнән җиңүче булды.
Артур мәктәп үзидарәсе, югары сыйныф укучылары советында да тора, мәктәптә үткәрелгән төрле театрлаштырылган тамашаларда һәм яттан шигырь сөйләүчеләр конкурсларында катнашты. Актив тормыш позициясе, белемгә омтылышы, инициативалы булуы һәм креативлыгы өчен мәктәп һәм район дәрәҗәсендә рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнгән ул.
Гөлнара ХӨСНЕТДИНОВА,
Раевка гимназиясенең фәнни-методик эш буенча директор урынбасары.
Читайте нас: